Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
җәмгыять

Махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары вузларга аерым квота белән керә ала

Квота күләме һәр белгечлек буенча бюджет урыннарының кимендә 10 процентын тәшкил итә.

Махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары Россиянең югары уку йортларына бюджет урыннарына махсус квота нигезендә укырга керә ала. Бу хакта NEWS.ru басмасына биргән интервьюсында КПРФ сенаторы Айрат Гыйбатдинов сөйләде, дип яза Татар-информ.

Аның сүзләренә караганда, әлеге мөмкинлек мәгариф өлкәсендәге гамәлдәге законнар белән каралган. Аерым квота буенча үткәрелә торган конкурста абитуриентлар барлык керүчеләр белән түгел, ә шул ук категориягә кергән кандидатлар арасында гына көч сынаша.

Сенатор билгеләп үткәнчә, мондый тәртип махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына югары белем алганда өстәмә мөмкинлекләр тудыра. Аерым квота күләме һәр әзерлек юнәлеше буенча бюджет урыннарының кимендә 10 процентын тәшкил итә.

Югары уку йортына документлар тапшырганда абитуриентка Россия Федерациясе гражданины паспорты, белем турындагы аттестат һәм махсус хәрби операциядә катнашучы баласы булуын раслаучы документлар кирәк булачак. Моннан тыш, ул шәхси казанышларын дәлилләүче сертификатлар һәм башка документларны да тәкъдим итә ала.

Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев