Тукай районының Мәләкәс авыл җирлегендә үзара салым программасын тормышка ашыру дәвам итә. Җирле халыктан җыелган акчалар юллар салуга һәм төзекләндерүгә, җәяүлеләр өчен тротуар ясауга, шулай ук заманча спорт мәйданчыгы булдыруга юнәлдерелгән.
Быел Мәләкәс авыл җирлеге халкы үзара салым программасы кысаларында 1 млн 365 мең сум акча җыйган. Республикадан бирелгән финанс ярдәме белән бергә әлеге сумма 6 млн 828 мең сумга җиткән. Акчаларның төп өлеше юл инфраструктурасын яхшыртуга тотыла. Иске Җирекле авылында Иван Ульянов урамының 600 метр һәм Парковая урамының 130 метр озынлыгындагы юл участоклары ремонтланган. Эшләр барышында вакланган асфальт файдаланылган. Үзәк урамда исә 130 метр юл төзекләндерелеп, биредә яңа тротуар да булдырылган.
Куаклы авылында юлларны вак таш белән төзекләндерү эшләре дәвам итә. Калинино авылында исә вакланган асфальт кулланып, 200 метр озынлыктагы яңа юл төзелеп беткән.
Мәләкәс авылында заманча спорт мәйданчыгын төзү эшләре төгәлләнеп килә. Ул авыл җирлегендәге төзекләндерелгән объектларның тагын берсе булачак.
Мәләкәс авыл җирлегендә үзара салым программасы кысаларында башкарылган барлык эшләрне 1 октябрьгә кадәр тәмамлау планлаштырыла.
Фото/ Руслан Иванов
Нет комментариев