Лия Шәмсина: «Миңа да әкренәергә кирәк»
Популяр җырчы Лия Шәмсина социаль челтәрендә барыбызны да уйландыра торган фикер җиткергән. Тормышның матурлыгын без еш кына читтән эзлибез. Ә ул, без ашыга-ашыга үтүче гомер юлының һәр мизгеленә яшеренгән икән бит. Бары беразга гына тизлекне киметеп, әйләнә-тирәбезгә күз салырга кирәк. Лияне кечкенә кызы бу дөньяны кабаттан ачарга, туктап, тирә-яктагы матурлыкны күрергә өйрәтә.
«Бүген мин үземне шундый фикердә тоттым: без шулкадәр тиз яшибез ки, әйләнә-тирәбездәге матурлыкны күрми дә калабыз.
Кызым белән өйгә кайтып барам — аңа бер яшь тә сигез ай. Юл буе ул һәр адым саен туктап кала: чәчәкләрне исни, яшел үләнне тотып карый, яисә, дөньясын онытып бер мизгелгә каядыр текәлеп тора.
Минем исә өйгә тизрәк кайта алмаганга ачуым чыга башлый, ә бит чынлыкта үзем беркая да ашыкмыйм…
Аннары кинәт туктап калдым да, кызымның чәчәкләрне ничек иснәвен, шул мизгелдән ничек рәхәтлек табуын күзәтә башладым. Шул вакытта ачык бер фикер килде: миңа да әкренәергә кирәк.
Мин басып тордым да тирә-якны күзәттем. Күк йөзе нинди матур һәм аяз! Искиткеч һава торышы! Урамда җылы, салкынча җил назлап сыйпый, минем матур кызымның алтынсу чәчләре белән уйный. Ул, җәйге кояш яктысыннан яшел-зәңгәр төскә кергән күзләрен кыса төшеп, сөт тешләрен күрсәтеп миңа елмая.
Мин бәхетле. Бүген кызым миңа кабат күптән онытылган нәрсәләрне искә төшерә. Мин сине яратам, минем кечкенә кояшым».
Фото һәм мәгълүмат Лия Шәмсинаның социаль челтәреннән алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев