«Лига Форум» катнашучылары Тукай районында тыл ветеранының хәлен белделәр
«Лига Форум» яшьләр проекты активистлары район ветераннар советы рәисе Фәйрүзә Вәҗиева белән берлектә Күзкәй авылында яшәүче тыл ветераны янында булып кайттылар. Алар Сәхабетдин Сәлахетдин улы Бәхтегәрәев белән җылы очрашу оештырдылар.
Сәхабетдин абый өчен яшьләрнең бу килүе чын бәйрәмгә әйләнде — ул кунакларны аеруча зур шатлык һәм ачык күңел белән каршы алды. Ветеран егетләр һәм кызлар белән үзенең яшьлек еллары, сугыш чорындагы авыр тыл хезмәте турындагы истәлекләре белән уртаклашты. Моннан тыш үсеп килүче буынга үзенең хезмәт һәм тормыш тәҗрибәсенә таянып кыйммәтле киңәшләрен, фатихасын бирде һәм күрсәткән игътибарлары өчен олы рәхмәтен җиткерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев