Күпбалалы гаиләләргә яңа төр ярдәм чарасы
Россия Социаль фонды 2026 елның 1 июненнән ике һәм аннан күбрәк бала тәрбияләгән гаиләләрдән яңа төр түләүгә гаризалар кабул итә башлаячак. Бу хакта фондның матбугат хезмәте белдерә, дип яз “РИА Новости”.
Матди ярдәм чарасын алу өчен билгеле бер шартлар бар: гаиләнең кереме төбәктәге яшәү минимумының 1,5 тапкырыннан артып китмәскә тиеш. Гаризаны салым чоры тәмамланганнан соң киләсе елның 1 октябренә кадәр тапшырырга мөмкин. Димәк, 2026 елда 2025 ел өчен түләүне рәсмиләштерү мөмкин булачак.
Гаризаны «Госуслуги» порталы аша, шулай ук Күп функцияле үзәкләрдә яки Социаль фонд бүлекләрендә бирергә мөмкин. Мәгълүматның төп өлешен фонд үзе җыя, әмма кайбер очракларда өстәмә документлар тапшыру кирәк булырга мөмкин.
Түләү алу хокукына рәсми рәвештә эшләүче ике әти-әни дә, шулай ук кимендә ике бала тәрбияләүче уллыкка алучылар, опекуннар һәм попечительләр ия. 18 яшькә кадәрге балалар, шулай ук көндезге бүлектә укучы 23 яшькә кадәрге балалар исәпкә алына. Өстәмә белем бирү программаларында укучылар бу категориягә керми. Шул ук вакытта гаиләдәге бер кешегә туры килгән уртача керем билгеләнгән чиктән артмаска тиеш.
Түләү НДФЛ түләүче гражданнар өчен каралган: ел нәтиҗәләре буенча салым ставкасы фактик рәвештә 6 процентка кадәр яңадан исәпләнә, ә аермасы гариза бирүчегә кире кайтарыла.
Түләүне Россия гражданнары гына ала ала, аларның узган ел өчен рәсми кереме булырга һәм алиментлар буенча бурычлары булмаска тиеш. Ата-ана хокукларыннан мәхрүм ителгән затлар бу түләүгә дәгъва кыла алмый. НДФЛ белән салым салына торган башка керемнәре булмаган үзмәшгульләр һәм махсус салым режимнарын кулланучы шәхси эшмәкәрләр дә бу ярдәмнән файдалана алмаячак.
Әлеге башлангыч «Гаилә» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла һәм күпбалалы гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлтелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев