Күп балалы гаиләләрнең бурычлары өчен җирне һәм машинаны тартып алу тыелды
Дәүләт Думасы Гражданлык процессуаль кодексына үзгәрешләр кертә торган законны соңгы укылышта кабул итте. Яңа нормаларга ярашлы, социаль ярдәм буларак бирелгән җир участогы һәм күпбалалы гаиләнең бердәнбер автомобиле бурычлар өчен тартып алудан сакланачак.
Дәүләт Думасы Гражданлык процессуаль кодексына мөһим үзгәрешләрне соңгы укылышта кабул итте. Хәзер бурычлар өчен гражданнарның кайбер милке тартып алынмый. Яңа закон иң беренче чиратта күпбалалы гаиләләрнең матди хәлен саклауны максат итә.
Бурычлар өчен нәрсәләрне тартып алырга ярамый?
-
Дәүләт тарафыннан социаль ярдәм буларак бирелгән җирләр хәзер «кагылгысыз» дип санала.
-
Гаиләнең теркәлгән бердәнбер транспорт чарасы булса, приставлар аны бурыч хисабына ала алмый.
Мөһим искәрмә: Җир ипотекада булса һәм гамәлдәге законнар буенча аны бурыч хисабына тартып алырга рөхсәт ителсә, бу кагыйдә кулланылмый
Кабул ителгән үзгәрешләр гаиләләрнең матди хәлләрен саклауга һәм балалар тәрбияләүче гаиләләрне социаль яктан яклауга юнәлтелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев