Кнәз мәктәбе укучылары «Бабай» позывнойлы хәрби белән очрашты
Яшьләр үзәгендә Кнәз мәктәбе белән берлектә махсус хәрби операциядә катнашучы, бүгенге көндә үзенең хәрби бурычын намус белән үтәүче «Бабай» позывнойлы сугышчы белән «Беренчеләр» очрашуы узды.

Укучылар өчен бу чара чын мәгънәсендә әһәмиятле һәм күңелләрдә озак сакланырлык вакыйгага әверелде. Алар Ватанны саклаучы батыр кеше белән күзгә-күз очрашып аралашты, аның тормыш юлын тыңлады һәм үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алды.
Кунак үзенең балачактан алып хезмәт юлына кадәр булган тормышы, хәрби хезмәткә килүе, катлаулы шартларда рух ныклыгын сакларга нәрсә ярдәм итүе, шулай ук Ватан сакчысы булуның аның өчен нинди зур мәгънәгә ия булуы турында сөйләде. Мәктәп укучылары һәр сүзне зур игътибар белән тыңлады, чөнки мондый ихлас һәм туры сөйләшүләр батырлыкның, җаваплылыкның һәм патриотизмның чын асылын тирәнрәк аңларга ярдәм итә.

Әңгәмә барышында балалар хезмәт, фронттагы көндәлек тормыш, иптәшлек, ярдәм, туган якны сагыну һәм җиңүгә ышаныч турында күп сораулар бирде. «Бабай» аларга ачык күңел белән җавап бирде, шәхси тәҗрибәсе һәм тормышта сынмаска ярдәм итүче кыйммәтләр белән уртаклашты.
Очрашуның иң дулкынландыргыч мизгеле ахырда булды: укучылар сугышчыга үз куллары белән язылган хатларын тапшырды. Бу хатларда — рәхмәт сүзләре, җылы теләкләр, күңелдән чыккан теләктәшлек һәм тизрәк исән-сау туган якка әйләнеп кайтуга өмет чагылыш тапты.

Мондый хатлар безнең сакчылар өчен аеруча кадерле. Чөнки аларда — балаларның ихласлыгы, күңел җылысы һәм өйдә көтүләре, яратулары, горурланулары чагыла. Нәкъ менә шушы рухи терәк сугышчыларга көч һәм ышаныч өсти.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев