Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
җәмгыять

Казаннан 48 яшьлек ир-ат контракт буенча хезмәткә китә

Павелга 48 яшь, ул Казан шәһәрендә туып үскән һәм монда яшәгән. Күптән түгел ир-ат Россия Оборона министрлыгы белән контракт имзаларга карар кылган һәм якын арада хезмәткә юлланачак.

Аның сүзләренчә, бу адымны ул уйлап һәм аңлап ясаган: бу юл аның өчен очраклы түгеллегенә ул тулысынча ышана. Хәзерге вакытта Павелның кайсы подразделениедә хезмәт итәчәге билгесез, әмма ул үзен шофер буларак файдалы булырмын дип фаразлый. Башта аны полигонга укырга, күнегүләр үтәргә җибәрәчәкләр, шуннан соң гына хезмәт итү урыны билгеле булачак. Өйдә аны хатыны һәм баласы көтәчәк.

Ел башыннан Татарстанда контрактчылар өчен түләүләр күләме арттырылды — сумма 2,9 млн сумга җитә. Бу — илдәге иң югары күрсәткечләрнең берсе һәм Идел буе федераль округында максималь сумма булып тора. Моннан тыш Республикада СВОда катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүнең 3 меңнән артык төре бар.

Пилотсыз системалар гаскәрләренә хезмәткә керергә теләүчеләр өчен төбәктә аерым «кайнар линия» эшли. Белгечләр билгеләп үткәнчә, биредә аеруча техника белән эш итү күнекмәләренә һәм яхшы координациягә ия булган кандидатлар кирәк, хәтта компьютер уеннары белән кызыксынучы кандидатлар да карала. Контракт ким дигәндә бер елга төзелә, уку вакыты ике айдан да ким түгел, ә башка гаскәрләргә күчү каралмаган.

Контракт буенча хезмәт итү, түләүләр һәм ташламалар турында тулырак мәгълүматны Казанның сайлап алу пунктында яки 117 бердәм номеры буенча алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев