Камил Нәҗмиев яңа җитәкчеләрне тәкъдим итте
Тукай районы Советы һәм Башкарма комитетының чираттагы аппарат киңәшмәсендә район башлыгы Камил Нәҗмиев рәсми рәвештә яңа җитәкчеләр белән таныштырды.
Кабул ителгән карарлар нигезендә районның җитәкчелек составында түбәндәге үзгәрешләр булды:
- Кнәз авыл җирлеге башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы итеп Рафаэль Рафакович Хәмәтшин билгеләнде;

- Калмия авыл җирлеге башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы итеп Радик Робертович Мөсәвиров билгеләнде;

- Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкилнең (Омбудсменның) Тукай районындагы иҗтимагый ярдәмчесе итеп Алия Салаватовна Вәлиева билгеләнде.

Район башлыгы Камил Нәҗмиев яңа билгеләнгән җитәкчеләргә җаваплы хезмәтләрендә уңышлар теләде. Ул авыл халкының көндәлек проблемаларын тиз арада хәл итү һәм дәүләт һәм муниципаль бурычларны сыйфатлы башкару зарурлыгын ассызыклады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев