Иске Абдулда сайлаулар бәйрәмчә уза
җәмгыять

Иске Абдулда сайлаулар бәйрәмчә уза

Мерәс һәм Иске Абдул авылларындагы сайлау участоклары бу көннәрдә аеруча зур активлык белән аерылып тора. Биредә тавыш бирү барышы чын бәйрәм мохитендә уза: хәтта сайлау көннәрендә туган көннәрен билгеләп үтүче авылдашларын да игътибардан читтә калдырмаганнар — аларны махсус хөрмәтләп, истәлекле бүләкләр тапшырганнар. Бу хакта Иске Абдул авыл җирлеге башлыгы Резидә Сафина хәбәр итә.

Җирлек җитәкчесе тавыш бирү участогына тормыш иптәше — Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе баш бухгалтеры Илсур Сафин белән бергә килгән. Сафиннар гаиләсе әлеге мөһим сәяси вакыйгага тулы составта җаваплы караган. Аларның кызлары Зөһрә һәм Чулпан, шулай ук кияүләре Мирзанур да сайлау участогына килеп, үзләренең гражданлык позициясен ныклы белдергәннәр һәм ил киләчәге өчен тавыш биргәннәр.

Фотолар Резидэ Сафина тарафыннан бирелде


Нет комментариев