Биклән авылында сайлаулар чын халык бәйрәменә әверелде. Районның 2631нче сайлау участогы секретаре Айгөл Бубенко сүзләренә караганда, исемлектә барлыгы 1273 сайлаучы теркәлгән.
«Авылдашларыбыз бик актив. Сайлау участогына гаиләләр белән күпләп киләләр, хәтта кечкенә балаларын да алып килүчеләр күп. Өлкән буынның исә җаваплылыгы аеруча сокландыра — безнең исемлектә өйдә тавыш бирүче 54 кеше бар», — дип сөйләде ул.
Авылның чираттан тыш җылы мохитен без үзебез дә тойдык. Биклән авылының социаль ярдәм күрсәтүчесе Рузилә Ганиева һәм сайлау участогы рәисе урынбасары Ләйсән Зиннәтуллина белән өйдә тавыш бирүчеләр янына юл алдык. Бикләнлеләр безне күптән белгән танышлары кебек ачык йөз белән каршы алдылар, өлкәннәрнең кәефе бик күтәренке иде.
Без барган беренче гаилә — пар канатлы Әхмәтгәрәевлар булды. 85 яшьлек Флүрә апа һәм 96 яшьлек Галимҗан абый — икесе дә тыл һәм хезмәт ветераннары. Алар тавыш бирүдә катнашуның һәркем өчен мөһим гражданлык бурычы икәнлеген ассызыкладылар.
Аннары без 88 яшьлек Ләйлүзә апа Заһидуллина янында булдык. Ул кызы Раушания белән безне иртәннән үк көткән булып чыкты.
«Иртәннән үк сезне көтәм инде», — дип җылы каршы алды безне Ләйлүзә апа.
Биклән авылында сайлаулар әнә шулай югары оешканлык һәм җанлылык мохитендә уза. 96 яшьлек ветераннардан алып, әти-әниләре белән килгән кечкенә балаларга кадәр һәркем бүгенге көннең тарихи әһәмиятен аңлый.
Нет комментариев