Ирләре армиядә булган йөкле хатын-кызларга 45 мең сум пособие түләнә
Ирләре чакыру буенча хәрби хезмәткә алынган һәм йөклелек срогы кимендә 180 көн булган хатын-кызлар дәүләт пособиесен алырга хокуклы. Әлеге ярдәм чарасы шулай ук ир-ат хәрби училищега яки хәрби кафедраның беренче курсында укыган очракта да гамәлдә кала.
Түләү күләмен дәүләт билгели һәм ул ел саен инфляция дәрәҗәсен исәпкә алып яңадан карала. 2026 елның 1 февраленнән пособие 45 054 сум тәшкил итә. Аны рәсмиләштерү өчен Социаль фонд бүлекчәсенә, күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә яки «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша онлайн гариза бирергә мөмкин.
Татарстан буенча Социаль фонд идарәчесе Эдуард Вафин билгеләп үткәнчә, ирләре чакырылыш буенча хезмәт итүче гаиләләр дәүләт тарафыннан аерым игътибарга мохтаҗ. Аның сүзләренчә, бу түләү йөкле хатын-кызларга матди ярдәм күрсәтү, аларда яклау хисе тудыру һәм гаилә бюджетына йөкләнешне киметү максатын тота.
Гаризаны карау вакыты, гадәттә, теркәлгән көннән башлап 10 эш көненә кадәр дәвам итә. Өстәмә документлар кирәк булганда, бу срок 20 көнгә кадәр озайтылырга мөмкин. Карар уңай булган очракта, акча 5 эш көне эчендә күчерелә.
Социаль ярдәм чаралары һәм түләүләр турында тулы мәгълүматны Социаль фондның рәсми сайтында, шулай ук MAX, «ВКонтакте», «Одноклассники» һәм Telegram социаль челтәрләрендәге рәсми аккаунтларда табарга мөмкин. Өстәмә консультацияләр өчен гражданнар 8 800 100 0001 номеры буенча бердәм контакт-үзәккә мөрәҗәгать итә ала (линия тәүлек буе эшли, шалтырату бушлай).
Фото һәм мәгълүмат РФ Социаль фонды ТР бүлекчәсе хәбәреннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев