Җиңү юлында – Мәләкәс урта мәктәбе укучылары
Тукай районы командасы «Җиңү юлында – 2026» хәрби-тарихи уенында көмеш призер булды.
Шушы көннәрдә Яр Чаллы дәүләт педагогия университетында Бөек Җиңүнең 81 еллыгына һәм Эшче-крестьян Кызыл Армиясенең 108 еллыгына багышланган «Җиңү юлында – 2026» хәрби-тарихи уенына йомгак ясалды. Бәйгедә катнашкан 20 команда арасында Тукай районының Мәләкәс урта мәктәбе укучылары югары әзерлек күрсәтеп, мактаулы икенче урынны яулады.

Ярышлар программасы шактый катлаулы һәм кызыклы булды. Укучылар 10 этапта үз көчләрен сынады: төз итеп басып йөрү әзерлеге, АК-74М автоматын сүтеп-җыю, «Морзе әлифбасы» аша серле пакетны уку һәм «Санбат»та беренче ярдәм күрсәтү буенча осталыкларын күрсәттеләр. Шул ук вакытта тарих белеме дә зур роль уйнады — «Җиңү полководецлары» һәм «Сугыш елларында безнең як» кебек этапларда балалар туган ил тарихын яхшы белүләрен исбатладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев