Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
җәмгыять

Икенче бала тугач, гаиләләргә ипотека каникуллары биреләчәк

Дәүләт Думасы балалы гаиләләр өчен яңа ташлама караган закон кабул итте. 2026 елның сентябреннән икенче һәм аннан соңгы балалары булган гаиләләр ипотека түләүләрен 1,5 елга кадәр кичектерә алачак.

Дәүләт Думасы икенче һәм аннан соңгы балалар туган яки уллыкка алынган гаиләләр өчен ипотека буенча түләүләрне вакытлыча кичектерү мөмкинлеген караган законны ахыргы укылышта хуплады. Төзәтмәләр «Куллану кредиты турында»гы федераль законга кертелде.

Яңа норма Россия Президенты йөкләмәсе нигезендә эшләнде һәм балалы гаиләләргә финанс йөкләнешен киметүне күздә тота. Закон үз көченә кергәч, ипотекасы булган ата-аналар банкка мөрәҗәгать итеп, түләүләрне вакытлыча туктатып тору яки аларның күләмен киметүне сорап гариза бирә алачак.

Каникулларның максималь вакыты 18 ай тәшкил итәчәк. Әмма бу чордан балага яшь ярым тулганчы гына файдаланырга мөмкин булачак. Мондый ташламаны ипотека килешүе дәвамында бер генә тапкыр рәсмиләштерергә рөхсәт ителә.

Закон 2026 елның 1 сентябреннән гамәлгә керәчәк. Ул шул вакытка кадәр төзелгән ипотека килешүләренә дә кагылачак.

Яңа чара балалы гаиләләргә торак кредиты буенча финанс авырлыкларын җиңелрәк кичерергә ярдәм итәр дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев