Ике ана улларына мотоцикл һәм мопед алган өчен суд алдында җавап бирәчәк
Татарстанда ике хатын-кызга карата кузгатылган җинаять эшләре судка җибәрелгән. Алар балигъ булмаган балаларны тормышлары өчен куркыныч булган гамәлләргә җәлеп итүдә гаепләнә. Республика Тикшерү комитеты мәгълүматларына караганда, хатын-кызларның икесе дә улларына мототехника сатып алган. Шул ук вакытта алар яшүсмерләрнең транспорт белән идарә итү өчен кирәкле күнекмәләре булмавын белгән.
Тикшерү мәгълүматлары буенча, 2024 елның көзендә 40 яшьлек хатын 14 яшьлек улына мотоцикл алган. Егетнең машина йөртү таныклыгы булмаган, мотоцикл йөртү тәҗрибәсе дә җитмәгән. 2025 елның 16 июлендә яшүсмер юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган һәм автомобиль белән бәрелешкән. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә ул төрле җәрәхәтләр алган.
Икенче очрак Алабугада теркәлгән. 2025 елның җәендә 38 яшьлек хатын-кыз, транспорт белән идарә итү күнекмәләре юклыгын белгән килеш, 13 яшьлек улына мопед сатып алган. Моннан тыш, яшүсмергә җитди авыруы сәбәпле транспорт йөртергә гомумән ярамаган.
2026 елның маенда берьяклы хәрәкәт оештырылган урамда каршы як юнәлештә мопедта барган вакытта аны полиция хезмәткәрләре күреп, туктарга кушкан. Әмма егет полиция таләбен үтәмәгән һәм хәрәкәтен дәвам иткән. Озак та үтми, мопедның тәгәрмәче зыян күргән, шуннан соң яшь хокук бозучы тоткарланган.
Ике хатын-кызга карата кузгатылган җинаять эшләре судка җибәрелгән. Тикшерү версиясе буенча, аларның гамәлләре балигъ булмаган улларының тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч тудырган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев