Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә очышларга чикләүләр гамәлдән чыгарылды
Россия Транспорт министрлыгы һәм Росавиация Берләшкән Гарәп Әмирлекләре белән Иран территориясе аша үтә торган очышларга кертелгән чикләүләрне гамәлдән чыгарды.
Туристик агентлыклар берләшмәсе вице-президенты Александр Мкртчян «Радио 1» эфирында Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә туристлар агымы кайчан тулысынча торгызылачагы турында фикерләре белән уртаклашты.
Аның сүзләренчә, Россия авиакомпанияләре АКШ һәм Израильнең Иранга бәйле вазгыять аркасында февраль ахыры – март башында бу юнәлешкә очышларны туктаткан иде. Шуңа күрә туристлар вакытлыча чит ил ташучылары хезмәтләреннән файдаланырга мәҗбүр булды.
Мкртчян фикеренчә, туристик агым элекке дәрәҗәсенә якынча 2026 елның сентябрь–октябрендә кайтырга мөмкин. Ул искәртүенчә, җәй айлары Якын Көнчыгыш өчен гадәттә «түбән сезон» санала, ә актив үсеш октябрь–ноябрьдән алып кыш башына кадәр көтелә.
Белгеч шулай ук кунакханә базарындагы үзгәрешләргә дә тукталды: элек 700 долларга кадәр торган биш йолдызлы номерлар хәзер якынча 180 долларга төшкән.
Аның киңәше буенча, туристларга сәяхәтне берничә ай алдан түгел, ә бары бер-ике атна алдан гына броньлау отышлырак. Шулай ук май бәйрәмнәре чорында бәяләрнең кискен күтәрелүе көтелми.
Моннан тыш, Россия авиакомпанияләренең якын арада зур күләмдә өстәмә рейслар оештырырга өлгермәячәген, ә кунакханә бәяләренең сизелерлек артуы бары сентябрьнең икенче яртысында гына башланырга мөмкинлеген әйтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев