Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
җәмгыять

Бәтке авылында балалар өчен иҗади бәйрәм узды

Бәтке авылының «Яшел утрау» паркында балалар өчен уеннар, кул эшләре һәм сәнгатькә багышланган җылы, иҗади чара оештырылды. Бәйрәм программасы кысаларында нәниләр өчен берничә интерактив мәйданчык эшләде.

Тәкъдим ителгән остаханәләрдә балалар үз куллары белән чынаяк формасындагы китап кыстыргычлары ясадылар, шулай ук яулыкларга милли татар орнаментларын һәм үзләре уйлап тапкан бизәкләрне төшерделәр.

Уен зонасында нәниләр өчен логиканы, җитезлекне һәм бергәләп эшләргә өйрәтүче өстәл уеннары оештырылды. Моннан тыш, балалар төрле бизәкле журналлар карап, кул эшләре өчен яңа идеяләр өйрәнделәр, ә аквагрим осталары теләүчеләрне әкият геройларына, күбәләкләргә һәм төрле җәнлекләргә әверелдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев