Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
җәмгыять

Arthur Mauzer: «Әмирлекләрнең куркынычсызлык имиджы сынала»

Саксофончы һәм эшкуар Артур Гыйниятуллин (Arthur Mauzer) «Татар-информ»га Якын Көнчыгыштагы киеренке вазгыять һәм аның Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә йогынтысы турында фикерләре белән уртаклашты. Артур сүзләренчә, Әмирлекләр еш кына куркынычсызлык үрнәге булып санала, ләкин соңгы вакыйгалар инвесторларны борчып, илнең икътисадына тискәре йогынты ясарга мөмкин.

Үткән ялларда Израиль һәм АКШ Иранга каршы берлектә хәрби операция башлады. Шуннан соң Иран Израильгә һәм АКШның Якын Көнчыгыштагы гарәп илләрендәге хәрби базаларына, шул исәптән Иордания, Катар, Гыйрак, Бәхрейн, Күвәйт, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм Согуд Гарәбстаны территорияләренә һөҗүм ясады.

Хәзерге вакытта Артур гаиләсе белән Татарстанда — Чаллыда. Алар шунда төпләнгән, чөнки барлык туганнары, якыннары һәм бизнеслары шунда урнашкан. «Әмирлекләрдә кышны үткәрәбез, әмма Рамазан аенда һәрвакыт өйдә булабыз. Чаллыда өч хәләл кафебыз бар, анда ифтарлар һәм хәйрия чаралары оештырабыз, бизнесыбызны контрольдә тотабыз», — ди ул.

Эшкуар әйтүенчә, Әмирлекләрдә хәзерге вакытта хәлләр чагыштырмача тыныч, ләкин күпләр вакытлыча күрше илләргә китүне өстен күрә. «Дусларыбыз һәм туганнарыбыз күп, алар Оманга яки Согуд Гарәбстанына китәргә ниятли. Оманга — очып китү өчен, Согуд Гарәбстанына — мөселманнар өчен изге урыннарга. Фаразлар бирергә кыен, барысы вазгыятькә карап хәл ителә. Иран АКШ хәрби базалары урнашкан гарәп илләренә һөҗүм ясады, бу, күрәсең, башка илләргә АКШ һәм Израиль белән хезмәттәшлек итмәү турында сигнал булды», — ди Артур.

Аның фикеренчә, хәзерге көндә Әмирлекләрнең куркынычсыз имиджы сорау астында. «Гадәти тормыш үзгәрде. Әмирлекләр элек куркынычсыз урыннардан саналды, хәзер күпләр вазгыятьне башкача бәяли. Җинаятьчелек күрсәткечләре яхшы, ләкин гомуми хәл тыныч түгел. Икътисад элеккеге БДБ илләреннән килгән экспатлар һәм эмигрантлар хисабына күтәрелде. Әлеге хәлләр инвесторларны куркытырга һәм икътисадны какшарга мөмкин. Шулай да без яхшыга өметләнәбез. Дубай — безнең икенче йортыбыз, бу илгә биргән мөмкинлекләре өчен рәхмәтлемен», — дип тәмамлады ул.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев