24–26 апрельдә “Татарча диктант” халыкара акциясе узачак
Дөньяның төрле илләрендә татар теленнән белемне тикшерү һәм ана телен популярлаштыруга юнәлдерелгән чара ул. Бу хакта Татарстан мәдәният министрлыгында хәбәр иттеләр.
Акциядә укучылар да, студентлар да, укытучылар да, галимнәр, мәдәният хезмәткәрләре, журналистлар һәм татар телен өйрәнүче башка милләт вәкилләре дә катнаша ала. Ул ирекле һәм түләүсез үткәрелә, катнашу өчен яшь, һөнәр яки белем дәрәҗәсе буенча чикләүләр юк.
Быел акция унберенче тапкыр оештырыла һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышлана. Аның иҗаты татар теле һәм әдәбияты үсешенә зур йогынты ясаган.
Проект Татарстанда дәүләт программасы кысаларында тормышка ашырыла һәм татар телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклауны максат итеп куя.
Акция беренче тапкыр 2016 елда татар яшьләре һәм активистлар инициативасы белән үткәрелгән иде. Башта ул Татарстанда һәм берничә төбәктә генә булса, хәзер инде 26 илдә һәм Россиянең 73 төбәгендә яшәүче татарларны берләштерә.
Катнашучылар өчен өч дәрәҗә каралган: башлангыч, урта һәм югары. Бу һәркемгә үз белем дәрәҗәсенә туры килгән диктантны язу мөмкинлеге бирә.
Акция офлайн да, онлайн да үткәреләчәк: мәктәпләр, вузлар, мәдәни үзәкләр һәм китапханәләрдә махсус мәйданчыклар оештырыла. Шулай ук диктантны diktant.tatar сайтында онлайн язарга мөмкин. Трансляция “ТНВ-Татарстан” һәм “ТНВ-Планета” каналларында да күрсәтеләчәк.
Оештыручылар арасында Бөтендөнья татар конгрессы, Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы, Казан федераль университеты һәм “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе бар. Партнерлар — Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Татарстан Мәдәният министрлыгы.
Фото ТР Мәдәният министрлыгы сайтыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев