Пенсияләр арта, кагыйдәләр үзгәрә: май яңалыклары
Алар пенсионерлар тормышына да, гаиләләргә, бизнеска һәм гади кулланучыларга да кагылачак.
Иң беренче чиратта, өлкән яшьтәге кешеләргә һәм кайбер пенсионерларга түләүләр артачак. 80 яшькә җиткән гражданнарга, шулай ук 2026 елның апрелендә беренче тапкыр I төркем инвалидлык алган кешеләргә пенсиянең төп өлеше якынча ике тапкырга арттырылачак. Ул 9,5 мең сумнан 19,1 мең сумга кадәр күтәрелә. Әмма 80 яшь тулганнан соң мондый өстәмә арттыру кабат каралмый.
Шулай ук элеккеге очучыларга һәм шахтёрларга авыр шартларда эшләгән өчен өстәмә түләүләр яңадан исәпләнәчәк. Нәтиҗәдә, алар стажына һәм хезмәт хакына карап, ай саен уртача 2–8 мең сум күбрәк алачак.
22 майдан күпбалалы гаиләләр өчен дә яңалыклар кертелә. Әгәр гаилә кереме яшәү минимумыннан аз гына артып китсә дә (10% тан артмаса), алар бердәм пособие алу хокукын саклап калачак. Элек мондый очракта түләүләр туктатыла иде.
Май ахырында автошколалар рейтингы эшли башлаячак. ГИБДД сайты аша укучыларның имтихан нәтиҗәләрен һәм аварияләргә эләгү статистикасын карап, автошкола сайлау мөмкинлеге булачак.
Моннан тыш, 1 майдан товарларны маркировкалауның яңа тәртибе кертелә. Цемент, коры катнашмалар, электроника һәм кайбер татлы ризыкларда махсус кодлар барлыкка киләчәк. Бу товарларны күзәтеп баруны җиңеләйтү һәм ялган продукцияне киметү өчен эшләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев