2026 ел башыннан Татарстанда 429 кеше ОСАГО полисы өчен компенсация алды
Инвалидлыгы булган кешеләр, инвалид балалар һәм аларның законлы вәкилләре полис бәясенең яртысын кайтару хокукына ия. Ел башыннан Татарстан Республикасы буенча Россия Социаль фонды медицина күрсәткечләре буенча машина кулланучы 429 кешегә ярдәм күрсәтте.
Компенсация елга бер тапкыр һәм машинаның берсе өчен генә бирелә. Полиста, инвалидны яки аның вәкилләрен дә кертеп, өч йөртүче күрсәтелергә мөмкин. Автомобиль инвалидның индивидуаль реабилитация программасында (ИПРА) медицина күрсәткечләре буенча билгеләнгән булырга тиеш.
«Түләүне алу процедурасы максималь дәрәҗәдә гадиләштерелгән. Социаль фонд аны федераль реестр мәгълүматларына таянып, автомат рәвештә билгели. Моның өчен ОСАГО килешүендә автомобиль хуҗасының СНИЛС номерын күрсәтү дә җитә. Түләү билгеләнгәннән соң, өч эш көне эчендә тиешле белдерү киләчәк», — дип аңлатты Социаль фондның Татарстан буенча бүлекчәсе җитәкчесе Эдуард Вафин.
Түләү автомат рәвештә килмәгән очракта, борчылырга нигез юк — гаризаны үзегез дә бирә аласыз. Бу эшне онлайн форматта «Дәүләт хезмәтләре» аша яисә шәхсән МФЦ яки Социаль фонд бүлекчәсенә килеп башкарырга мөмкин. Үзегез белән ОСАГО полисын, медицина күрсәткечләре язылган ИПРАны һәм акча күчерү өчен реквизитларны алырга онытмагыз.
Компенсация турында карар 5 эш көнендә кабул ителә, акчалар шуннан соң счетка күчерелә.
Тулырак мәгълүматны http://sfr.gov.ru сайтында һәм фондның MAX, ВКонтакте, Одноклассники, Телеграм аккаунтларында карарга мөмкин.
Сораулар булса, 8 800 100 0001 номеры буенча, 24/7 эшли торган контакт-үзәккә бушлай шалтыратырга була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев