Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
җәмгыять

1 марттан россиялеләрне финанс өлкәсендә берничә үзгәреш көтә

Россиядә 1 марттан башлап гражданнарның керем-чыгымнарына кагылачак берничә мөһим үзгәреш гамәлгә керә. Алар хакында Российская газета хәбәр итте.

Иң элек иминият пенсияләренә бәйле яңалык күздә тотыла. Февраль аенда 80 яшь тулган пенсионерлар марттан өстәмә түләү ала башлаячак. Гыйнвардагы 7,6 процентлы индексацияне исәпкә алганда, пенсия күләме 19 169,38 сумга кадәр җитәчәк, ягъни түләү ике тапкырга диярлек арта.

Шулай ук 1 марттан онлайн-сервислар цифрлы язылулар өчен банк карталарыннан акчаны автомат рәвештә тотып кала алмаячак.

Тагын бер үзгәреш микрозаймнар өлкәсенә карый. Яңа кагыйдәләр нигезендә, микрофинанс оешмалары онлайн рәвештә акча биргәндә заемщикны биометрик мәгълүматлар ярдәмендә расларга тиеш булачак. Бу чара мошенниклык очракларын киметү һәм кредитларны чит кешеләр исеменнән рәсмиләштерүне булдырмау максатын күздә тота.

Моннан тыш, илдә авиабилетлар сату һәм кунакханәләрне броньлау тәртипләре дә яңартыла. Билетларны мәҗбүри кайтару өчен ачык критерийлар билгеләнә. Туристлар килү көненә кадәр броньны гамәлдән чыгарганда алдан түләнгән акчаны тулы күләмдә кире кайтара алачак.

Балалы гаиләләргә билгеләнә торган бердәм пособие исәпләү тәртибе дә үзгәрә. Хәзер алиментлар күләме минималь хезмәт хакына түгел, ә төбәктәге уртача хезмәт хакы күрсәткеченә нигезләнеп исәпләнәчәк.

Чыганак: Татар-Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев