Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
Әдәби хәзинә

Таштан... кан саркый

Ләйлә ханымнарның өендә дүрт-биш песи яши. Алар, барысы да, ташландык песи балаларыннан өй җылысына тиенгән кадерле песиләр. Песи балаларының кайсын кибет алдыннан, кайсын йорт ишегалдыннан – каңгырып-тилмереп йөргән җирләреннән өйле иткәннәр. Ләйлә ханымның гаилә әһелләре – миһербанлы, җан ияләрен яратучы кешеләр. Егерме ел элек песиләр янына ташбака өстәлгән. Ташбакалы булу тарихын Ләйлә сөйләгән иде.

– Апа, менә  бу ташбаканы алыгыз әле! Ләйлә ханым,  компьютер мониторына төбәлгән карашын яшүсмер малайларга күчерергә дә өлгерми, аның алдында – эш өстәлендә, ташбака пәйда була. Яралы ташбака. Аны күргәч, Ләйлә ханым аздан гына кычкырып җибәрми. Нәни генә ташбаканың панциры  ярылган, аннан кан саркый. Ләйлә ташбаканы сак кына кулына ала. Шулчак яшүсмерләр:

– Апа, ике йөз сум бирегез, ташбака өчен, – димәсеннәрме?!.

  –  Чак кына авып  китмәдем. Болар «бизнесмен» икән бит. Ул вакытта ике йөз сум акча чутында йөри иде әле. Бизмәннең бер тәлинкәсенә – ташбака, икенчесенә ике йөз сум куелган. Күңел бизмәнендә – ташбака. Өйгә алып кайттым, ярасын юып бәйләдек, ашарына салдык. Икенче көнне, эштән ял алып, ташбаканы ветеринарга алып бардык. Кызыма ул вакытта ун яшьләр чамасы иде. Алия табылдыкка исем кушты – Нюша булды. Кызым ташбакалар тормышы белән ныклап кызыксына башлады. Аларны ничек тәрбияләргә икәнлеген өйрәнде. Безнең гаиләнең яңа әгъзасы кызыклы җан иясе булып чыкты. Барыбыз да аны яраттык, – дип Ләйлә ханым табылдык ташбака хакында яратып сөйли. 

Егерме елга якын Нюша яхшы кешеләр кулында, гаилә җылысына тиенеп яши. Алия кияүгә чыккач та аны үзеннән калдырмый. Айдар «бирнә булып килгән» ташбаканы ярата, аны тәрбияләүдә катнаша. Ташбаканың магазиннан сатып алынган махсус өе булса да, Айдар, аңа тагын да уңайлырак булсын дип, тактадан өй ясап куйган. Нюшага анысы күбрәк ошый. Кыш көннәрен, күпчелек вакыт, ташбака йоклап үткәрә. Кайвакыт, кышын да, чалт аяз  көннәрдә йокысыннан уянып, кояш нурларына иркәләнәсе килеп, башын сузып тәрәзәгә карый. 

Яз җиткәч... Монысы  турында аеруча тәмләп сөйләргә кирәк. Көннәр җылынуга ташбаканы Чулман буена, табигатькә алып чыгалар. Иң элек ул әле анда, әле монда чаба-чаба нидер эзли. Аннан, дикъкать белән, тирә-якны күзәтә. Айдар: «Ул үз ишләрен – ташбакаларны эзли булса кирәк. “Минем сыман җан ияләре күренмиме икән?” дигән уйлар белән чабулап йөридер дип уйлыйм. Тирә-якта кавемдәшләре күренми. Аннары ул моңа күнегә. Ташбака кавын, банан, болгар борычын һәм кәбестәне аеруча ярата. Ташбаканың азык рационын дөрес итеп сайларга һәм режим белән, аз-азлап кына ашатырга кирәк. Күбрәк ашап симерсә панцирына сыя алмавы мөмкин. Аннары, карап тормасаң, ул “өе”нең идәненә җәелгән комны да, опилканы да “тәмләп” карарга бик ярата», – дип, бу җан иясе хакында җылы итеп сөйли. 

Нюшага бәхет елмайган. Ул – мәрхәмәтле кешеләр кулына тап булган. 

Менә шушы тарихны ишеткәнче һәм, шул кечкенә җан иясен үзем күргәнче, ташбака әлләни сөйкемле җан иясе дип уйламый идем. Фикерем үзгәрде – барлык җан ияләре дә сөйкемле икән. Кул яссылыгына сыярлык бу ташбака да, хәзергечә итеп әйтсәк, антистресс, антидепрессант – аңа карагач, ничектер елмаясы килә, күңел күтәрелеп китә. Сөйкемле күз карашыңны сизгән ташбакадан яхшы энергия килгәнен тоясың, адәм баласының табигатьнең бер кыйпылчыгы икәнлеген аңлыйсың.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев