Заһидә Нәбиуллина автор яңалыклары
-
Һәр мизгелне – сабый күңелен баетуга
Аларның әле авылга күченеп кайтуларына да ике еллап кына. Әмма шул арада да Лилия белән Андрей Яковлевлар авылның үз кешеләре булып өлгерделәр.
-
Авылдашларга күркәм бүләк
Күзкәй авылы үзешчән «Нур» театры Фәнәвил Галиевнең «Корт» дигән пьесасын әзерли икән дигән хәбәр авыл халкы арасында бик тиз таралып өлгерде. Спектакльне бик оста куялар безнең үзешчәннәр. Шуңа күрә бу көнне авылдашлар көтеп алды. Клуб халык белән шыгрым тулы иде.
-
Тукай районы чәкчәге: дәвамы бар...
Район тарихына тагын бер сәхифә язылды Район күләмендә узган «Йолдызлы чәкчәк – Тукай районы чәкчәге» шоу-концертында булганнан соң күңелгә әнә шундый фикер керде. Чыннан да, гаҗәеп бай эчтәлекле, хис-тойгыларга, милли йолаларыбызга бай, зур тәрбияви әһәмияткә ия матур бер бәйрәм булды ул. Һәм беркемне дә кабатламый торган югары кимәлдә, рухи күтәренкелек шартларында барды. Бер мәлгә хәйран калып утырдым: әйтерсең лә залда утырган тукайлылар һәм чаллылылар чәкчәк осталарын зурларга килгән кунаклар түгел, ә бер гаилә кешеләре. Залда искиткеч җылы мохит, тыйнак тантана. Йөрәктән чыккан гына йөрәккә барып җитә, диләр: бәйрәмнең идеясен биргән район башлыгы, жиң сызганып башкарып чыккан «Якты юл» газетасы коллективы, аны оештыруда булышучылар ихлас күңелләрен, йөрәк җылыларын кызганмаганнар. Залда туган җылы мохит шуннан ул...
-
Милли ризык бәйгесе күңелне кузгатты
«Якты юл» газетасының чәкчәк пешерү осталары ярышы үткәрәчәге турындагы игъланын укыгач, аптырадым да, сөендем дә. Аптырадым – каләм осталары бәйгесе булса бер хәл иде, сөендем – чөнки ул осталар газетабыз укучылары бит. Осталыкларын күрсәтсәң начармыни?! Элек тә төрле иҗат конкурслары күп булды, әмма мондый һөнәри чараның үткәрелгәне юк иде әле. Афәрин, журналистлар!
-
Авыл чаң суга – почтальон юк
Күзкәй җирлегендә авыл җыены мәдәният йорты тулы халык белән үтте. Димәк, алар авыл тормышына, аның яшәешенә битараф түгел. Бер караганда, матур яшибез: һәр йорт газ белән җылытыла, су өйгә кергән, урамнар яктыртылган, кар яуган саен һәр урамны ялт итеп чистартып чыгалар, атнасына ике тапкыр, сәгате-минуты белән чүп машинасы килә, утның сүнеп торганы юк. Ләкин ашаган белми, тураган белә дигәндәй, авыл җирлеге башлыгы Эдуард Гәрәевның отчетын тыңлаганнан соң, боларның берсенең дә ансат кына барлыкка килмәвен аңлыйсың.
-
Кабат яшьлеккә кайттык
Авыл китапханәсендә комсомолның 100 еллыгына багышлап хатирәләргә бай, үзенчәлекле очрашу узды. Анда яшьлекләре пионерда, аннары комсомол сафларында үткән өлкән буын кешеләре җыелды. Узганнарны искә төшерү өчен «Комсомол чоры» дигән тирән эчтәлекле күргәзмә эшләнгән иде. Китапханә мөдире Тәнзилә Шәйхнурова комсомол узган данлы юл турында сөйләде, колхозда комсомол оешмасы башкарган эшләргә тукталды, төрле елларда комсомол оешмасын җитәкләгән кешеләрнең исемнәрен атады. «Безнең буын кешеләре өчен яшьлек елларының алты орденлы комсомол сафларында узуы үзе бер горурлык», – диде ул.
-
Данил Салихов: «Фәннур Сафинның 75 еллыгына китап чыгачак»
Көзләрдә дә язлар кабатлана шул... Кырдан ипекәйләр җыеп алынды, терлекләргә әзерләгән печән рулоннары, таудай биек булып, ферма янәшәсенә кайтып урнашты. Табигать, алтынсу төскә кереп, кышкы йокыга әзерләнә. Күңелләрне дә, ничектер, моңсулык, сагыш баса. Менә шундый бер күчеш чорында район хакимияте башлыгы Фаил Камаев бер төркем язучыларны районга иҗади сәяхәткә чакырды. Мондый зур чараның сәбәбе дә бар иде – якты дөньядан бик иртә китсә дә, бай әдәби мирас калдырган райондашыбыз, Күзкәй авылы улы, шагыйрь Фәннур Сафинның 70 еллык юбилеен бергәләшеп, олылап искә алу.
-
Һәр авылның үз шагыйре бар
Юк, бу бер дә арттырып әйтү түгел. Бу араларда язучылар белән булган очрашулар, андагы сөйләшүләр дә шулай дип әйтергә тулы хокук бирә. Үзебезнең тирәлекне генә алыйк: Малтабарның – Рәшит Гәрәе, Калмиянең – Зәләйха Закировасы, Боерганның – Рәзинә Насыйбуллинасы, үз композиторы – Рөстәм Әхмәтхановы, Калмашның – Хәлимә Гыймазовасы, Күзкәйнең онытылмаслык әдәби мирас калдырып киткән шагыйрь – Фәннур Сафины һәм 15 китап авторы Галимҗан Вәлиеве бар. Безнең җирлеккә караган Югары Байлар авылының да үз шагыйре – дүрт шигырьләр җыентыгы, авылның узганын барлап, эзләнеп чыгарган авыл тарихы китабы авторы – Рафис Мәүҗиевы бар. Китапханәчеләр, мәдәният хезмәткәрләре әнә шул язучыларыбызның каләм яктысын сүндермичә яшәтәләр, төрле даталар уңаеннан халыкны җыеп, әледән-әле аларның иҗади хәзинәсенә мөрәҗәгать итәләр.
-
Ул безнең горурлыгыбыз
Бүген Тукай районында якташыбыз Фәннур Сафинның 70 еллык юбилее уңаеннан зур чара уза. Республика язучылар берлеге әгъзалары, район горурлыгы булган шагыйрьнең туган ягына җыелып, мәктәп укучылары, әдәбият сөючеләр белән очрашып, сәнгать бәйрәмендә катнаша. Кич белән исә «Энергетик» мәдәният сараенда «Җырымда юатырмын» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узачак.
-
Кем уйлаган ветераннар клубына Гөлшаһидә килер дип...
Күзкәй китапханәсе каршында эшләүче «Хатирә» ветераннар клубының чираттагы утырышы иң күп китап укучыларның берсе – гомере буе балаларга ана телен укыткан, РСФСРның халык мәгарифе отличнигы Зилә Халикованың күркәм юбилеена багышланды. Элеккеге елларда китапханәгә иң актив йөрүчегә багышлап «Укучы бенефисы» дигән әдәби кичә үткәрү гадәте бар иде. 40 елдан артык китапханәче булып эшләүче Тәнзилә Шәйхнурова, онытылып бара торган шул күркәм чараны искә төшереп, юбилярны тәбрикләүне бик үзенчәлекле, истә калырлык матур итеп оештырган.
-
«Ярыш» хуҗалыгы үзенең өлкәннәренә бәйрәм бүләк итте
Быел Күзкәй авыл җирлегендә Өлкәннәр көнен аеруча матур, киң колачлы итеп үткәрделәр. Беренчедән, бик матур программа әзерләнгән иде. Икенчедән һәм иң мөһимедер бәлки – «Ярыш» хуҗалыгы җитәкчесе Рәсим Шәйхаттаров хуҗалыкның хезмәт ветераннарына бик мул өстәл әзерләткән иде. Дөрес, кеше кунакка ашар өчен килми, мондый чакларда авылдашлар белән бергә җыелу, аралашу мизгелләре кадерле өлкәннәргә. Ә өстәлдәге сый исә гомер буе эшләп лаеклы ялга чыккан кешеләргә карата зур ихтирам, хөрмәт билгесе.
-
Өлкәннәр ункөнлеге Боерганнан башланды
Боерган авылында кеше күңелен җылыта, милли йолаларыбызны яңарта торган күңелле бәйрәмнәр әледән-әле уздырылып тора. Биредә нинди генә чара әзерләмәсеннәр, мәдәният хезмәткәрләре аны бөтен күңел җылысын биреп, һәр йөрәккә җан өрерлек, күңелләрне кузгата, уйландыра, шатландыра алырлык итеп әзерли беләләр. Өлкәннәр көненә багышлап үткәрелгән «Көзге вальс» бәйрәмен дә шулкадәр матур оештырганнар иде.
-
Кайгыларга баш бирмәс Хәлимә әби
Бөек Ватан сугышы... Ул китергән кайгы-хәсрәт, авыр югалту газаплары, бүген күз алдына да китереп булмый торган мәхрүмлекләр сагышы сугыш чоры балаларын гомерләре буе озата килә. Инде ул буын кешеләренә хәзер 80-90 яшь. Тылда фронт тоткан бу буынның хезмәт батырлыгы, туган илгә чиксез бирелгәнлеге, төзәлмәс йөрәк яралары турында күпме әсәрләр иҗат ителде, фильмнар төшерелде. Әмма бу, суы кимемәс тирән чоңгылдай, бетмәс-төкәнмәс тема. Бөек Ватан сугышын үз башыннан кичергән кешеләр исән чагында бу темага кабат-кабат кайтылыр әле.
-
«Сәламәтлеге турында кеше үзе дә кайгыртырга тиеш», – ди Күзкәй амбулаториясе җитәкчесе Фәнис Шәйхеләхмәтов
Күзкәй егетенә кияүгә чыккач, ул мине авылына кунакка алып кайтып, аның матур урыннары, ун ел белем алган ике катлы агач мәктәбе, халыкка кирәк-ярак тегә торган көнкүреш йорты белән таныштырып йөргән иде. Шунда агач бүрәнәләрдән салынган дәваханә турына җиткәч: «Мин биредә икенче тапкыр туганмын. Тәпи йөри башлагач, кайнап торган самовар борынына тотынып, торып басмакчы булганмын һәм кайнар су белән коенганмын да почти пешеп үлгәнмен. Әнкәй мине күтәреп шушы больницага йөгергән. Шунда табиб Казаков мине баш-аягым белән балык мае тутырылган кисмәккә тыгып алган да, ак җәймәгә салган, дәвалаган», – дип сөйләгән иде.
-
Сандугач озак сайрамый...
Юкка гына халык җырында «...сандугачлар үлә икән йөрәкләре ярылып...» димәгәннәрдер. Чыннан да, шагыйрьләр якты дөньядан иртә китә. Авылдаш шагыйребез Фәннур Сафин да иҗаты гөрләп чәчәк аткан бер мәлдә – 44 яшендә якты дөньядан китеп барды. Иртә китсә дә, онытылмаслык шигърияте, әле бүген дә танылган җырчылар репертуарыннан төшми торган җырлары калды.