Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Сәламәтлеге турында кеше үзе дә кайгыртырга тиеш», – ди Күзкәй амбулаториясе җитәкчесе Фәнис Шәйхеләхмәтов

Күзкәй егетенә кияүгә чыккач, ул мине авылына кунакка алып кайтып, аның матур урыннары, ун ел белем алган ике катлы агач мәктәбе, халыкка кирәк-ярак тегә торган көнкүреш йорты белән таныштырып йөргән иде.  Шунда агач бүрәнәләрдән салынган дәваханә турына җиткәч: «Мин биредә икенче тапкыр туганмын. Тәпи йөри башлагач, кайнап торган самовар борынына тотынып, торып басмакчы булганмын һәм кайнар су белән коенганмын да почти пешеп үлгәнмен. Әнкәй мине күтәреп шушы больницага йөгергән. Шунда табиб Казаков мине баш-аягым белән балык мае тутырылган кисмәккә тыгып алган да, ак җәймәгә салган, дәвалаган», – дип сөйләгән иде.

Ходайның хикмәтедер инде, бөтен гомер шәһәрдә эшләп үтте, балалар үстердек, ә менә иремнең әҗәленә тигән чир безне кабат аның туган авылына, кабат шушы дәваханәгә кайтарды һәм аны байтак еллар табиб Фәнис Шәйхеләхмәтов җитәкчелегендәге дәваханәнең медицина хезмәткәрләре дәвалап яшәтте... 
Билгеле инде, агач биналар күптән юк, дәваханәбез яңа бинада авылга ямь биреп, балкып утыра. Ул авылдашыбыз, баш табиб Тәзкирә Гәрәева һәм элеккеге район башлыгы Васил Хаҗиев тырышлыгы белән төзелде. Төзелеш барышы газетабыз битләреннән төшеп тормады. Бирегә килеп, мәкаләләр язганым истә. Бер килүемдә хәзерге авырулар кабул итү ягында япь-яшь табиб Фәнис Харрасович җан-фәрман газ керттереп йөри. Бер үк вакытта авырулар да кабул итәләр. Шулай булмый хәле юк – 11 авылдан авырулар бирегә ярдәм өмет итеп киләләр бит. Ул чагында медпунктлар һәр авылда да юк иде әле. Шуннан бирле күпме гомер үтте. Биредә теләсә нинди очракта медицина ярдәме күрсәтердәй сәләтле, белдекле коллектив тупланды.
Шушы көннәрдә баш табиб Фәнис Харрасовичның алтын юбилее булуын ишетеп, мин аны тәбрикләргә кабат бирегә килдем. Билгеле инде, сүзебез башлыча аның хезмәт юлы, эше, коллектив алдында торган бурычлар турында барды. Чөнки һөнәри сукмактан 30 ел гомер узылган, кем әйтмешли, чебешләрне санар чак җиткән. Дөрес, барлый китсәң, авыл җирендәге медицина хезмәткәренең эше бик үзенчәлекле – аларны авыру янына тәүлекнең теләсә кайсы вакытында чакыралар, ә чир төнлә кузгалучан була. Күпме җитди очраклар булган, ничәмә чакрымга күрше авылларга ярдәмгә ашыккан чаклар хисапсыз. Шулар хакында сөйләшәбез. Кешене үлемнән алып калган, йөкле хатынга бәби таптырган, беренче ярдәмне күрсәткәннән соң, авыруны шәһәр дәваханәләренә ашыгыч рәвештә озата барган чаклар күпме булган. Хәтта Минзәлә районы авылларына чакырганда да баш тартмыйлар, ярдәмнәреннән ташламыйлар.
– Мин хезмәттәшләремә – шәфкать туташларына бик рәхмәтле. Люция Шәйхаттарова, Рәмилә Газизова, Флүрә Габдрахманова, лаборант Әминә Зәйдуллина – коеп куйган профессионаллар. Алар белән таулар күчерергә була, – ди Фәнис Харрасович.
Күзкәй амбулаториясендә 12 хезмәткәр эшли. Шуларның күпчелеге югары категорияле белгечләр.
– Эш күләме дә җитәрлек бит, – дим.
– Әйе, 11 авылда яшәүче 2339 кешегә медицина хезмәте күрсәтелә. Шуларның 269ы инвалидлар. Федераль һәм региональ ташламаларга ия булганнарның 164е медицина препаратлары белән тәэмин ителде. Мин еллык күрсәткечләрне алам. Бер кешегә ел әйләнәсенә уртача 16 мең сумлык бушлай дарулар бирелде. Әле бит көндезге стационар да бар. Узган ел 3012 койка-көн планы тулысынча үтәлде. Шуларның 324 көне – түләүле пациентлар.
– Дәваханәдә стоматология бүлеге дә эшли. Анда гел чират тезелә иде. Бүген, нишләптер, бер-ике кеше генә күренә.
 – Әйе, яшь белгеч Айдар Латыйпов белән кече медицина хезмәткәре Вадим Халитов теш дәвалыйлар. Ярдәм сорап килүчеләр күп, тик алар алдан язылу буенча кабул ителә, шуңа күрә кеше җыелып тормый, билгеле вакытына гына килә.
– Фәнис Харрасович, авыл җыенында диспансеризация үткәрү буенча сорау булган иде.
– Бу чара авыруны алдан ачыклап, чарасын күрү һәм вакытында дәвалау өчен үткәрелә. Бик тә кирәкле гамәл. Баштарак бу чарага кешеләрне китерүе кыен булды. Хәзер, ниһаять, аңладылар – сәламәтлеге турында кеше үзе кайгыртырга тиеш. Диспансеризация кешеләрнең туган елларына карап, төрле авырулар буенча категорияләп үткәрелә. Былтыр менә 571 кеше мөрәҗәгать итте, 298 кешегә икенче этапта өстәмә диагностика чаралары уздырылды. Ел дәвамында 8 кешедә яман шеш авыруы табылды, авыру азынмаган иде, ашыгыч рәвештә дәвалану башланды. Шуңа күрә кеше тикшеренеп торырга тиеш дибез.
– Авыллар картая. Күрше авылларда яшәүче өлкән яшьтәге кешегә бирегә килеп йөрүләре читендер, кайбер кече авылларда медпунктлар да юк ахрысы?
– Башлыча бар инде алар. Югары Байлардагысының бинасы начар түгел, ремонтлыйсы бар. Кырнышта юк, анда яшәүчеләрнең күпчелеге шәһәрдә пропискада, ә Колышта медпункт бинасы бик иске.
 Сүз башы бит шүрәле, дигәндәй. Юбилярыбыз хакында сүз әйтергә, аны котларга дип килгән идем бит. Фәнис Харрасович үзе Боерган авылы улы. Минзәлә медицина училищесын бик яхшы билгеләренә тәмамлаган. Аннары Казанда курслар узган. Авылдашлар әйтүенчә, аның дәвалауга тумыштан бирелгән сәләте дә бар. Кайчагында без кешенең хезмәтен, гамәлләрен барлыйбыз. Менә бүген дә үзеннән-үзе сүзебез гел эш турында барды. Ә үзе? Үзе ничек яши соң ул? Героебызның гаилә тормышы җиңелләрдән түгел. Шулай да ике улын укытты, берсе әтисенең һөнәрен сайлады. Фәнис Харрасович аз сүзле, аның ниләр кичергәнен, үзе сәламәтме ул, тормышы җитешме – белмибез. Сыңар канатлы булганга, эчтән сызган, тормышның бөтен борылмаларын үзалдыннан уздырган чаклары да күптер. Әмма ул көчле рухлы, яраткан һөнәренә тугры кеше. Шулар аңа яшәргә, үтә җаваплы хезмәтне тиешле дәрәҗәдә алып барырга куәт бирә. Авылдашларыбыз исеменнән дә: «Юбилеең котлы, мөбарәк булсын, доктор! Ходай рәхмәтеннән ташламасын!» – дип телибез.

Фотолар Күзкәй амбулаториясеннән бирелде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев