21 июль 2018 яңалыклары
-
«Сәламәтлеге турында кеше үзе дә кайгыртырга тиеш», – ди Күзкәй амбулаториясе җитәкчесе Фәнис Шәйхеләхмәтов
Күзкәй егетенә кияүгә чыккач, ул мине авылына кунакка алып кайтып, аның матур урыннары, ун ел белем алган ике катлы агач мәктәбе, халыкка кирәк-ярак тегә торган көнкүреш йорты белән таныштырып йөргән иде. Шунда агач бүрәнәләрдән салынган дәваханә турына җиткәч: «Мин биредә икенче тапкыр туганмын. Тәпи йөри башлагач, кайнап торган самовар борынына тотынып, торып басмакчы булганмын һәм кайнар су белән коенганмын да почти пешеп үлгәнмен. Әнкәй мине күтәреп шушы больницага йөгергән. Шунда табиб Казаков мине баш-аягым белән балык мае тутырылган кисмәккә тыгып алган да, ак җәймәгә салган, дәвалаган», – дип сөйләгән иде.
-
Владимир Путин пенсия яшен арттыруны ошатмавын әйтте
Россия Президенты сүзләренчә, бу мәсьәлә буенча соңгы карар әлегә кабул ителмәгән.
-
Рөстәм Миңнеханов, Болгарда Изге Болгар җыенын ачып, исламны күтәрергә дигән бурыч куйды
Болгар җыены 1995 елдан бирле үткәрелә.
-
Социаль объектларда ягулык сезонына әзерлек август ахырына кадәр төгәлләнергә тиеш
Чананы җәйдән әзерләргә кирәк, дигән мәкальне истә тотып, кышкы ягулык сезонын да җәен кайгыртырга кирәк. Районның җылылык һәм газ предприятиесе җитәкчесе Мөсәнниф Ханов әйткәнчә, 1 майдан барлык җылылык ягу мичләре дә туктатылды, бүгенге көндә социаль объектларда ремонт эшләре бара.
-
54 ел хезмәт стажлы Рәшит Шәйдуллин: «Балачактан техникага гашыйкмын»
«Гигант» хуҗалыгында сигезенче дистә белән баручы тракторчы эшли дигән хәбәр килгәч хәйран калдык. Үзеннән күпкә яшьрәк механизаторлар белән бертигез эшләүче тракторчы Рәшит Шәйдуллинны күрер өчен Яңа поселогына юл тоттык.
-
Оргыдыда кече авыл бәйрәме үтә
Районыбызның Оргыды авылында инде дүртенче ел зурлап авыл бәйрәме – кече авылның якташлар очрашуы үткәрелә.