Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Оргыдыда кече авыл бәйрәме үтә

Районыбызның Оргыды авылында инде дүртенче ел зурлап авыл бәйрәме – кече авылның якташлар очрашуы үткәрелә.

Быел да авыл халкы һәм килгән кунаклар бу матур чарага, гадәттәгечә, умарта бакчасы аланына җыелырга уйлый. Узган еллардагы кебек, быел да милли уеннар, җыр-биюләр, спорт ярышлары уздырылачак, җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылачак. Бәйрәм көнне Оргыды турында чыгарылган җыр авыл гимны булып яңгыраячак. Оргыды бәйрәмен авылның иң актив кешеләреннән берсе – Мәүлетҗан Хисамиев оештыра. «Бәйрәмгә берәү дә битараф калмас дип уйлыйм. Узган ел кайта алмаганнар да быел, вакытларын табып, умарта бакчасы аланына килсеннәр иде», – дип мөрәҗәгать итә ул авылдашларына. Оргыды бәйрәме 28 июльдә, шимбә көнне, 15.00 сәгатьтә башлана. 0+

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X