Түбән Камада БПЛА һөҗүменнән соң зыян күргән күпфатирлы йортларда ремонт-төзекләндерү эшләре дәвам итә. Бу хакта шәһәр мэры Радмир Беляев социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итте.
Шинников проспектындагы йортта хәзер зыян күргән конструкцияләрне сүтү белән шөгыльләнәләр. Бу эшләрне тагын бер атна ярым эчендә тәмамлау күздә тотыла. Аннан соң йорттагы инженер системаларының иминлеге тикшереләчәк. Газ һәм су челтәрләре, башка коммуникацияләр каралганнан соң, тәрәзәләрне урнаштыру эшләре башланачак.
Тәрәзәләр өчен кирәкле конструкцияләрне җитештерүгә әзерлек инде бара. Йорттагы төп конструктив эшләрне ноябрь уртасына кадәр төгәлләү планлаштырыла. Шул ук вакытта ике подъездда яшәүчеләрнең кайберләре инде үз фатирларына кире әйләнеп кайткан.
Мәктәп бульварындагы йортта торгызуның тагын бер өлеше тәмамланган — фатирлардагы тәрәзәләр яңартылган. Киләсе этапта балконнар өчен рамнарны бердәм рәвештә урнаштыру каралган.
Радмир Беляев зыян күргән йортларны тизрәк тәртипкә китерү өчен өстәмә эшче көчләр җәлеп итәргә кушкан. Шәһәр мэры фатирлары зыян күргән кешеләр һәм йорт буенча өлкәннәр белән очрашып, аларның проблемаларын һәм үтенечләрен аерым караганын да билгеләп үтте.
Фото/ Радмир Беляевның МАКС каналы
Нет комментариев