ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, бүген, 17 сентябрьдә республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә.
Иртән урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак, яшен булырга мөмкин. Көндез явым-төшемнәр көтелми. Төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан төшәчәк. Төньяк һәм төньяк-көнбатыштан секундына 6–11 метр тизлектә җил исәчәк, төнлә урыны белән җилнең тизлеге 14 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Төнлә һава температурасы +7…+12 градус, көндез +13…+18 градус тәшкил итәчәк.
Н.Туганов фотосы
Нет комментариев