Татарстанда киләсе атна җылы булачак
Яңалыклар

Татарстанда киләсе атна җылы булачак

Алдагы атнада Татарстанда җылы һава торышы көтелә. Бу хакта «Татар-информ»га «Метео» үзәге җитәкчесе Александр Шувалов хәбәр иткән.

Синоптик әйтүенчә, Татарстанга көньяк һәм көньяк-көнбатыштан җылы һава киләчәк. Шуңа күрә республикада температура югары булачак. Аерым көннәрдә яңгыр яварга мөмкин. Әмма явым-төшемнәр озакка сузылмаячак һәм көчле булмаячак. Һава температурасы +15...+19 градуска кадәр җылытачак.

Синоптиклар моңа кадәр сентябрьнең икенче яртысында һава температурасы нормадан 1–1,5 градуска югарырак булырга мөмкинлеген хәбәр иткән иде инде. Октябрьдә Татарстанда «әбиләр чуагы»ның тагын бер дулкыны булырга мөмкин.


Нет комментариев