2027 елның 1 гыйнварыннан «Герой-ана» исеменә лаек булган хатын-кызларга бирелә торган 1 миллион сумлык бер тапкыр түләү гариза тапшырмыйча автомат рәвештә күчерелә башлаячак, дип яза РИА Новости.
Түләүләрне Россия Социаль фонды мөстәкыйль рәвештә башкарачак. Моның өчен күп балалы әниләргә өстәмә документлар җыеп, махсус гариза бирергә кирәк булмаячак. Тиешле үзгәрешләрне Россия Хезмәт министрлыгы әзерләгән.
«Герой-ана» мактаулы исеме 10 һәм аннан да күбрәк бала тапкан һәм аларны тәрбияләгән хатын-кызларга бирелә. Статус алган әниләргә орден белән бергә 1 миллион сум күләмендә бер тапкыр матди ярдәм күрсәтелә.
Моннан тыш, 2026 елның 1 гыйнварыннан «Герой-ана» исеменә лаек булган хатын-кызлар өчен социаль ташламалар да киңәйтелгән. Алар медицина ярдәмен чиратсыз һәм бушлай алу, табиб рецепты буенча дарулар белән тәэмин ителү, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү буенча ташламалардан файдалану мөмкинлегенә ия.
Шулай ук әлеге хатын-кызларга транспорттан файдаланганда ташламалар каралган. Алар бушлай һөнәри әзерлек һәм өстәмә һөнәри белем алу хокукыннан да файдалана ала.
Нет комментариев