Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Социаль объектларда ягулык сезонына әзерлек август ахырына кадәр төгәлләнергә тиеш

Чананы җәйдән әзерләргә кирәк, дигән мәкальне истә тотып, кышкы ягулык сезонын да җәен кайгыртырга кирәк. Районның җылылык һәм газ предприятиесе җитәкчесе Мөсәнниф Ханов әйткәнчә, 1 майдан барлык җылылык ягу мичләре дә туктатылды, бүгенге көндә социаль объектларда ремонт эшләре бара.

Иске Дөреш авылы «Балкыш» лагере, мәктәп һәм балалар бакчасында капиталь ремонт кысаларында җылылык трассасы тулысынча полиуретан белән төрелеп, җир астына урнаштырылды. Болай эшләгәндә югалтулар күпкә кими һәм акча ягыннан да зур экономия була, дип белдерде Мөсәнниф Мөсәвирович. Шулай ук Боерган авылының мәктәп, балалар бакчасы һәм авыл советы урнашкан бинасы да җылылык мичләрен алыштыру республика программасы нигезендә ремонтланган.
– Биредә әле 90нчы елларда ук урнаштырылган бик иске, тузган мичләр тора иде. Шушы программа бик ярдәмгә килде. Ике мич кайтардык, җылылык челтәрен, трассасын, төтен чыгу системасын алыштырдык, – диде Мөсәнниф Ханов.
Монда опресcовка һәм гидравлик сынаулар инде уздырылган. Шулай ук Түбән Суыксу авылында да социаль объектларның җылылык трассасы җир астына яшерелгән. Гомумән, авыл җирлекләрендәге сроклары чыккан хисаплау җиһазлары, монометрлар, поверка узып, районга кайткан. Хәзерге вакытта Кече Шилнә авылындагы «Колосок» балалар бакчасында, Иштирәк авылы мәктәбендә эшләр бара. Шулай ук Иске Абдул мәдәният йортына ике яңа мич кайткан, шуларны сафка бастыру белән шөгыльләнәләр.
– Ягулык сезонына әзерлек эш планы нигезендә алып барыла. Безнең алда бурыч – 20 августка кадәр барлык эшләрне төгәлләү һәм җылылык бирү сынауларын уздыру. Ростехнадзор белгечләре килеп үзләренең таләпләрен белдереп киттеләр. Билгеләнгән срокка эшләрне тәмамларга тиешбез, – дип, Мөсәнниф Ханов җәйге чорның район җылылык һәм газ предприятиесе өчен бик кайнар вакыт икәнен аңлатты.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X