«Сәламәтлеге турында кеше үзе дә кайгыртырга тиеш», – ди Күзкәй амбулаториясе җитәкчесе Фәнис Шәйхеләхмәтов
Күзкәй егетенә кияүгә чыккач, ул мине авылына кунакка алып кайтып, аның матур урыннары, ун ел белем алган ике катлы агач мәктәбе, халыкка кирәк-ярак тегә торган көнкүреш йорты белән таныштырып йөргән иде.
Шунда агач бүрәнәләрдән салынган дәваханә турына җиткәч: «Мин биредә икенче тапкыр туганмын. Тәпи йөри башлагач, кайнап торган самовар борынына тотынып, торып басмакчы булганмын һәм кайнар су белән коенганмын да почти пешеп үлгәнмен. Әнкәй мине күтәреп шушы больницага йөгергән. Шунда табиб Казаков мине баш-аягым белән балык мае тутырылган кисмәккә тыгып алган да, ак җәймәгә салган, дәвалаган», – дип сөйләгән иде.