Ул безнең горурлыгыбыз
Бүген Тукай районында якташыбыз Фәннур Сафинның 70 еллык юбилее уңаеннан зур чара уза. Республика язучылар берлеге әгъзалары, район горурлыгы булган шагыйрьнең туган ягына җыелып, мәктәп укучылары, әдәбият сөючеләр белән очрашып, сәнгать бәйрәмендә катнаша. Кич белән исә «Энергетик» мәдәният сараенда «Җырымда юатырмын» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узачак.
Районыбыз – Чаллы ягы – әдәбиятка, сәнгатькә бик күп талантлар биргән як. Туган туфрагыбызда туып, авыл табигатенең җылы кочагында, аның гади, тырыш халкы арасында үскән якташларыбыз белән чын күңелдән горурланабыз. Шулар арасында районыбызның Күзкәй авылында туып үскән шагыйрь Фәннур Сафин исеме безгә аеруча якын. Ул, барыннан да элек, туган җиренә, табигатенә, тырыш кешеләренә гашыйк лирик шагыйрь. Быел Фәннур Сафинның күркәм юбилее елы – әгәр исән булса, аңа 70 яшь тулган булыр иде. Шагыйрнең юбилеен бу юлы районда аеруча киң колачлы, иҗатына тиң бер җылылык белән билгеләп үттеләр. Башта аның туган авылы китапханәсендә авылдашлары, мәктәп балалары катнашында бик матур әдәби-музыкаль кичә булды. Биредә аның тормыш hәм иҗат юлына багышланган стенд бар, төрле елларда чыккан китапларын кадерләп саклыйлар, яратып укыйлар.
Әдәби-музыкаль кичәдә сәхнә ветераны, ветеран укытучы Рафис абый Хәсәновның сөйләве күңелгә кереп калды:
– Фәннур белән бер сыйныфта укыдык без. Алдынгы укучыларның берсе иде ул. Күп сөйләшмәс, юк-барга бәхәсләшмәс, аз сүзле, ничектер үз дөньясына бикләнгән малай иде. Бер кышны, нишләптер, Ижау шәhәренә барып укыды. Аннан үсеп, шактый егет кыяфәте китереп кайтты, – дип сөйләде сабакташы. – Бу үзгәреш күңелемә бик охшап бетмәде. Күз астындагы каш сыман, гармунчы малай дип йөрим бит әле үземне. Фәннур ябык, озын гәүдәле, көче дә юктыр кебек тоела. Монда кем хуҗа булуын күрсәтмәкче булдым. Баксаң, ул көрәш алымнарына өйрәнеп, шактый чыныгып кайткан икән, җиңелдем. Берзаман бөтенебез яратып укый торган «Ялкын» журналында Фәннурнең шигыре басылып чыкты. Үтә тыйнак иде ул, аның шигырь язып ятканын кем белгән. Аннары «Яшь ленинчы» гәҗитендә басыла башлады шигырьләре. Шулай итеп, Фәннур безнең горурлыгыбызга әверелде. Үзе якты дөньядан иртә китсә дә онытылмаслык җырлары калды. Мин аның сагыш-моң белән сугарылган җырларын төрле сәхнәләрдә бик күп җырладым. Тамашачыларның тирән мәгънә салынган, тормыш төпкеленнән алып язылган җырларын кат-кат сорап җырлаталар иде. Без Фәннурне сагынып, яратып искә алабыз.
Аннары әдипнең юбилеен район хакимияте hәм республика Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге белән бергәләп Күзкәй мәдәният йортында район күләмендә әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Истә озак сак-
ланырлык, шагыйрь иҗатын, ничектер, яңа баскычка күтәргәндәй, бай эчтәлекле чын әдәби манзара булды ул: кабат аның әдәби мирасына – күңел яктылыгы белән сугарылган шигърият дөньясына кайттык, иҗатының кайбер якларын үзебез өчен өр-яңадан ачтык.
Фәннур Сафин – барыннан да элек, лирик шагыйрь. Аның кайсы гына шигырен алма, яшьлек романтикасы ярылып ята. Һәрберсендә замандашының күңел кичерешләре, туган җир, табигать гүзәллеге турында уйланулар. Бу аның «Сез кемнәр», «Күкчәчәк», «Чәчәк гомере», җыентыкларындагы шигырьләрендә аеруча сизелә. Аларда – тирән кичерешләр, уйланулар.
Паспортларга түгел, күңелләргә,
Йөрәкләргә уеп язылган:
Минзәләдән булыйк, йә Чаллыдан
Без барыбер Тукай ягыннан.
Күзкәй авылы китапханәсендәге Фәннур Сафин китаплары күргәзмәсенә шундый юллар язып куелган. Шагыйрь туган ягы белән ихлас горурланган, аның табигатен яраткан.
Шагыйрьнең кайсы китабын алсаң да, шигырьләре җырлап тора. Шуңа күрә күп кенә танылган композиторлар аның шигырьләренә көйләр язганнар. Әйтик, «Бир кулыңны», «Хушлашырга ашыкма», «Җырымда юатырмын», «Бер елганың ике ярында», «Шәфкать туташы», «Ялгыз көймә», «Кал моңнарым булып» hәм башка җырларын популяр җырчылар да, hәвәскәрләр дә әле hаман яратып җырлыйлар. Иң мөhиме – аларны тамашачылар яратып тыңлый. Ни өчендер, аның күп җырларына моңсулык, тирән кичерешләр, уйланулар хас. Бәлки шуңа да халык онытмыйдыр бу җырларны, үз итә һәм янәдән аның иҗатына әйләнеп кайта.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев