Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Кайгыларга баш бирмәс Хәлимә әби

Бөек Ватан сугышы... Ул китергән кайгы-хәсрәт, авыр югалту газаплары, бүген күз алдына да китереп булмый торган мәхрүмлекләр сагышы сугыш чоры балаларын гомерләре буе озата килә. Инде ул буын кешеләренә хәзер 80-90 яшь. Тылда фронт тоткан бу буынның хезмәт батырлыгы, туган илгә чиксез бирелгәнлеге, төзәлмәс йөрәк яралары турында күпме әсәрләр иҗат ителде, фильмнар төшерелде. Әмма бу, суы кимемәс тирән чоңгылдай, бетмәс-төкәнмәс тема. Бөек Ватан сугышын үз башыннан кичергән кешеләр исән чагында бу темага кабат-кабат кайтылыр әле.

 Моннан берничә ел элек гап-гади авыл хатыны – Калмаш авылында туып-үскән, шунда гомер кичкән Хәлимә апа Гыймазованың «Вакытсыз сулган чәчәкләр» дигән китабы дөнья күрде. Бу темага мин нигә кабат кайттым? Хәлимә апаның исеме «Якты юл» газетасын озак еллар укып баручыларга яхшы таныш. Чөнки ул газетабызның иң актив хәбәрчесе иде. Шигырьләре гел басылып килде. Ә «Вакытсыз сулган чәчәкләр» китабындагы язмалар, андагы язмышлар башта безнең редакциягә килде. Аның сугыш чоры балалары турындагы язмаларын мин йөрәгем аша үткәреп газетага әзерли идем – үзем дә сугыш чоры баласы. Китапны авыл тарихы дисәң дә була. Чөнки сугыш елларында ач килеш, көнне төнгә ялгап эшләп колхозны, авылны саклап калган, балалар үстергән тыл хатыннарының – елый-
елый урман кисәргә, торф чыгарырга киткән, анда салкын баракта яшәп, юк-бар өс киемнәре белән салкында эшләп, яшьлек гөлләре чәчәк атмый калган 15-16 яшьлек Калмаш авылы кызларының исемнәре мәңгеләштерелгән.
Хәлимә апа, бик теләсә дә, укуын дәвам итә алмаган – буыннары ныгыр-ныгымас фермага эшкә килгән һәм 40 елдан артык сыер савучы булып эшләгән. Иртә таңнан кичке караңгыга кадәр эшләп йөргәндә 5 яшьлек газиз баласы суга батып үлгән. Хәсрәт тавы өстенә ишелгәч, йөрәк ярасын төзәтү өчен балалар йортыннан бер яшьлек ятим баланы тәрбиягә алганнар. Бер килмәсә, килми бит ул – бу улына 4 яшь тулганда ире Вагыйзь вафат булган. Улы Илсурны ул ялгыз үстергән. Ике ел элек иген игәргә киткән җиреннән, юл казасына очрап, алтын баганасыдай 50 яшьлек бу улы да һәлак булды. Бер кешегә сынаулар бик күп түгелме? 
Авыр сугыш чоры чыныктырган Хәлимә апа кайгыларны сабыр кичерә белә.
Күңел түрендә пыскыган иҗат уты аны кулына каләм алырга мәҗбүр иткән, моңлы тавышы сәхнәгә дәшкән. Районда беренче буларак, ул сәхнә сөючеләрне туплап, фольклор ансамбль оештырды һәм безнең «Якты юл»га авылдашлары язмышы, хезмәттәшләре турында язмаларын, шигырьләрен җибәреп торды.
 Тыл һәм хезмәт ветераны, күп төрле орден-медальләр иясе Хәлимә апа Гыймазова инде унынчы дистәсен ваклап бара. Былтыр егылып имгәнгән иде, килене Фирдәния аны кадерләп тәрбияли, ул үзе дә һаман яшәү, аякларына басу өчен көрәшә. Күңелсез уйларга бирешмәс өчен кулына каләм ала. Менә мондый шигъри юллар язып җибәргән ул редакциягә.

Шигырь язмыйча торалмыйм,
Язам да язам әле.
Хәсрәт утлары кабынды,
Янам да янам әле.
Җырларым белән дөньясын
Моңга күмәсем килә.
Кайда киттегез, моңнарым,
Шуны беләсем килә.
Сабыр итәргә өйрәндем,
Мин сабыр итәм инде. 
Ходай озын гомер бирде –
Шөкерана итәм инде.
Аккошлы Калмаш суларын 
Калдырып китәм инде...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев