Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Кем уйлаган ветераннар клубына Гөлшаһидә килер дип... 

Күзкәй китапханәсе каршында эшләүче «Хатирә» ветераннар клубының чираттагы утырышы иң күп китап укучыларның берсе – гомере буе балаларга ана телен укыткан, РСФСРның халык мәгарифе отличнигы Зилә Халикованың күркәм юбилеена багышланды. Элеккеге елларда китапханәгә иң актив йөрүчегә багышлап «Укучы бенефисы» дигән әдәби кичә үткәрү гадәте бар иде. 40 елдан артык китапханәче булып эшләүче Тәнзилә Шәйхнурова, онытылып бара торган шул күркәм чараны искә төшереп, юбилярны тәбрикләүне бик үзенчәлекле, истә калырлык матур итеп оештырган.

– Зилә Халикова 50 елдан артык китапханә укучысы булып тора. Мәктәптә укытканда бу тынгысыз, эзләнүчән укытучы белән укучылар өчен нинди генә кызыклы әдәби кичәләр үткәрмәдек. Шундый иҗади эшли белә иде ул, – дип әйтеп алды Тәнзилә Ахуновна кичә башланганчы.
Кичәнең сценарие юбилярның иң яраткан китабы – Габдрахман Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр» романына нигезләнеп төзелгән иде. Юбиляр укыган китаплар күргәзмәсе бик матур итеп эшләнгән. Кичә Зилә ханымның китап укучы формулярына анализ ясаудан башланды. Аннары сүз үзеннән-үзе тормыш һәм хезмәт юлына барып тоташты. Аның бөтен гомере шушы ветераннар клубына йөрүчеләрнең күз алдында узган. Зилә Нәҗиповнаның дәрескә керүгә берәр шигырь сөйләп алуын да, мәктәптә, авылның җәмәгать эшләрендә актив катнашуын да, дистәләгән еллар сәхнә тотуын да телгә алдылар. «Мин мәктәптә китапханәче булып эшләдем. Зилә Нәҗиповна класстан тыш та милли әдәби хәзинәбезне балалар күңеленә сеңдерү өчен әллә нинди кызыклы чаралар уйлап таба иде. Балаларның фольклор төркемен дә булдырды, бер дә тынгылык белмәде ул», – дип искә алды Суфия Шәмсетдинова.
– Алар гаиләләре белән китап укырга яратты. Оныклары мәктәптә укыган елларда китапханәдән чыгып тормас иде. Китап кына түгел, бик күп төрле газета-журналларга да языла идек бит. Бүген менә төпчек оныгы Гөлзада да әбисенә багышланган кичәгә килгән. Кайчан карама, аның кулында китап булыр. Ул актив китап укучы гына түгел, шигырь сөйләп, җырлап, төрле конкурсларда катнаша. Китаплар дөньясы, сәхнәгә тартылу аның әбисеннән, әти-әнисеннән үк килә», – диде Тәнзилә Шәйхнурова. 
Клубташлары Зилә Нәҗиповнаның юбилее уңаеннан тәлгәш-тәлгәш җылы, матур изге теләкләрен бүләк иттеләр. Ул моңа бик лаек – гомере буе авылның җәмәгать эшләрендә, үзешчән сәнгатьтә актив катнашкан, бөтенсоюз халык иҗаты фестивале лауреаты, 30 еллык тарихы булган «Әллүки» халык фольклор ансамблен оештырып җибәрүчеләрнең берсе. Моңлы җырлары, күңелләрне тетрәндерерлек итеп шигырь сөйләүләре белән дә авылыбыз тамашачыларына бик якын ул.
Укучы бенефисының иң кызыклы урыны, мөгаен, юбилярның яраткан китап герое, ак халат кигән, кулына медицина кирәк-яраклары тоткан Гөлшаһидәнең килеп керүе булгандыр. Чөнки Зилә Нәҗиповна шулкадәр югалып калды, шулай аптырады. Бераз тын торганнан соң гына ул Гөлшаһидәнең гомере буе шәфкать туташы булып эшләгән, яшь чагында театр сәхнәсеннән төшеп тормаган Гөлсинә Зыятдинова булуын абайлап алды. «Авырып киттем микәнни дим, Гөлшаһидә җырын җырлармын дип килгән идем, сүзләрен онытып җибәрдем аптыраудан, – дип көлдерде Зилә ханым. – Соң Гөлсинә яңа янәшәмдә утыра иде бит, кай арада танымаслык булып үзгәрде. И, рәхмәт инде, минем күңелемне күтәрер өчен әллә ниләр уйлап тапкансыз». 
Менә шулай итеп китаплар дөньясында да булдык, хөрмәтле кешебезнең юбилеен да бик матур итеп билгеләп үттек. 

Фото Күзкәй авыл китапханәсеннән бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев