Һәр авылның үз шагыйре бар
Юк, бу бер дә арттырып әйтү түгел. Бу араларда язучылар белән булган очрашулар, андагы сөйләшүләр дә шулай дип әйтергә тулы хокук бирә. Үзебезнең тирәлекне генә алыйк: Малтабарның – Рәшит Гәрәе, Калмиянең – Зәләйха Закировасы, Боерганның – Рәзинә Насыйбуллинасы, үз композиторы – Рөстәм Әхмәтхановы, Калмашның – Хәлимә Гыймазовасы, Күзкәйнең онытылмаслык әдәби мирас калдырып киткән шагыйрь – Фәннур Сафины һәм 15 китап авторы Галимҗан Вәлиеве бар. Безнең җирлеккә караган Югары Байлар авылының да үз шагыйре – дүрт шигырьләр җыентыгы, авылның узганын барлап, эзләнеп чыгарган авыл тарихы китабы авторы – Рафис Мәүҗиевы бар. Китапханәчеләр, мәдәният хезмәткәрләре әнә шул язучыларыбызның каләм яктысын сүндермичә яшәтәләр, төрле даталар уңаеннан халыкны җыеп, әледән-әле аларның иҗади хәзинәсенә мөрәҗәгать итәләр.
Узган шимбәдә Югары Байлар авылы клубында Рафис Мәүҗиевның «Гомер көземнең гөлләре» дигән яңа китабы басылып чыгу һәм 80 яшьлек юбилее уңаеннан бик матур әдәби-музыкаль кичә булды. Мәдәният хезмәткәрләре Гөлсинә Хаҗиева, Әлфия Дөлфәнурова бу уңайдан бик матур, эчтәлекле программа әзерләгәннәр. Тамаша залы түренә зур хәрефләр белән аның яңа китабының исеме язып эленгән. Кичә кызыклы гына башланып китте. Рафис Мәүҗиев сәхнәгә гармун уйнап килеп чыкты. «Ул күп кырлы талант иясе курайда да, гитарада да уйный, скрипка да чит түгел аңа. Рәссам да ул, алтын куллы балта остасы да. Яшь чагында Сабан туйларында гер күтәрү спорты буенча аңа тиңнәр булмаган. Бик гадел, дуслыкка тугры, эчкерсез кеше. Шуңа күрә аның шигырьләре дә халыкчан, күңелгә керә, уйландыра», – китабының баш сүзендә журналист Дилфас Галиев шундый сүзләр язган. Ә шигырьләрне ул мәктәп елларында ук яза башлаган. Мин аның иҗаты белән «Якты юл» газетасында хатлар бүлеге мөдире булып эшләгәндә таныштым. Хат белән килгән беренче шигырьләре, ничектер, сагышлы, югалтулар, язмыш бураннары турында иде. Аннары ул баш-аягы белән авыл тарихын өйрәнү, эзләнүләр хәстәренә чумды. Инде редакциягә шигырьләр белән бергә хат артыннан хат, авыл тарихы язмалары килә башлады. Аларны мөмкинлек булган саен газета битләрендә чыгара бардык. Һәм Рафис Мәүҗиев, ул язмаларны туплап, тагын да баетып «Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк» дигән авыл тарихы китабын бастырып чыгарды. Югары Байлар авылы кешеләре өчен бу буыннан-буынга күчеп саклана торган кадерле бер истәлек булды. Димәк, бүгенге кичәнең алкышлар астында, истәлекләргә төрелеп алып барылуы юкка гына түгел. Авыл халкы рәхмәтле аңа. Авылның ветераннар советы рәисе Касыйм Исламов бу хакта бик матур итеп әйтте.
Күзкәй авыл җирлеге башлыгы Эдуард Гәрәев (Югары Байлар шушы җирлеккә керә):
– Бу көннәрдә авылда, районда язучылар белән очрашулар үткәрелде. Әдәбиятыбыз, телебезне саклау, яшь буынны тәрбияләүдә китапның тоткан урыны турында җитди сөйләшүләр булды. Авылларыбыздан Рәшит Гәрәй, Фәннур Сафин, Рафис абый Мәүҗиев кебек язучылар чыксын өчен балаларны кече яшьтән үк иҗатка тартырга, менә шундый әдәби очрашулар үткәрергә кирәк. Рафис абый шагыйрь генә түгел, аның кулыннан килмәгән эш юк. Шигырьләре исә – хисләр ташкыны. Сәламәт бул, Рафис абый, каләмеңнең карасы бетмәсен, яңа иҗат җимешләреңне көтәбез, – диде.
Кичә, җепкә тезелгәндәй, Рафисның шигырьләре, җырлары белән үрелеп барды. Иҗатташы, композитор, автор-башкаручы Рөстәм Әхмәтханов:
– Синнән күп нәрсәләргә өйрәндем мин. Үтә сәләтле кеше бит син, ә беркайчан да масаймадың, белгәннәрең белән юмарт уртаклаштың. Синең шигырьләреңә җиде җыр яздым. Бишесе дискыма керде, бүген сиңа аны бүләк итәм. Сәламәт булып, озак яшә, көйләр язарга матур-матур шигырьләр көтәм синнән, – диде һәм Мәүҗиев сүзләренә язылган «Көнбагыш», «Сагынырысың, ләкин мин булмам» дигән җырларын башкарды.
Рафис Мәүҗиев байтак еллар Боерган мәктәбендә тарих фәнен укыткан. Мәдәният хезмәткәрләре Флүзә Сәлимова, Рәхилә Фәттахова, коллегасы Гөлфия Әһлиева аны котларга күчтәнәчләр белән килгәннәр. Җылы сүзләрен, изге теләкләрен җиткерделәр.
– Син бизәкләп ясап биргән орчыкны, кабаны, уклауны кадерләп саклыйм. Хәзер андый осталар юк. Музеебызда синең осталык үрнәге, кулларың җылысы саклана. Мәктәптә музыка түгәрәге оештырып мәш килүең дә истә. Булганың өчен, иҗатың өчен рәхмәт сиңа, – диде Гөлфия Әһлиева.
Күзкәй, Калмия авыллары китапханәчеләре Тәнзилә Шәйхнурова, Энҗе Галиәхмәтова да ихлас тәбрикләү сүзләрен җиткерделәр.
Флүр Исламов, Мәрьям Идиятуллина истәлекләрен уртаклаштылар. Рафис Мәүҗиевның улы белән килене, туганнары күп еллар күңелләре түрендә йөрткән җылы хисләрен җыр-шигырьләр аша җиткерделәр. Роза белән Фидаил Асылмәрдановлар, Фәрит Хаҗиев, Дамир Сәлахов бәйрәм кичәсен матур җырлар белән бизәде. Шагыйрьне зурлап уздырылган әдәби-музыкаль кичә дустанә җылы бер мохиттә барды, халык һич таралырга ашыкмады. Билгеле инде, яратып оештырылган мондый кичә күңелдә озак саклана.
Фото Гөлсинә Хаҗиева тарафыннан бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев