Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Һәр мизгелне – сабый күңелен баетуга

Аларның әле авылга күченеп кайтуларына да ике еллап кына. Әмма шул арада да Лилия белән Андрей Яковлевлар авылның үз кешеләре булып өлгерделәр.

Лилия Күзкәй авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары буларак авыл халкы тормышында актив катнаша. Аның җитешмәгән җире юк: йомышың төшеп эш урынына барсаң, ихлас күңелен биреп тыңлый, гозереңне үтәмичә, мәсьәләне ачыкламыйча туктамый. Авылда уздырыла торган төрле чаралар да аннан башка узмый. Әле шушы арада гына авылның үзешчән «Нур» театры куйган спектакльдә дә уйнады. Яковлевлар олы кызлары укый торган мәктәп, нәни кызлары йөри торган балалар бакчасы тормышында да актив катнашалар. Гомумән, алар балалары тормышы белән яши беләләр. Иң мөһиме – кызларын табигатьне яратырга, үз куллары белән матурлык тудырырга өйрәтәләр, бергәләп урманга – табигать кочагына чыгарга да вакыт табалар. Үз җирлегебездә үсә торган дару үләннәре, чәчәкләр белән таныштыралар, кошлар дөньясын өйрәнәләр. Ә әтиләре, агач остасы Андрей булачак эшләнмәләренә тема эзли. Ул гади генә агачтан могҗиза тудырырга сәләтле. Әле шушы арада гына, кошларны каршылап, мәктәпкә, балалар бакчасына сыерчык оялары ясады. Лилия исә тасмалардан төрле чәчәк, агач композицияләре эшли.
– Кечкенәсе әле бик кызыксынмый, карап торырга гына ярата. Олы кызым Айгөл булыша, бергәләп тудырган матурлык күзне сөендерә, өйгә ямь бирә. Шуны аңлап, кызым үзе дә эзләнә, – ди Лилия ханым.
Яковлевларның кече кызлары Айзилә үз авылыбызның балалар бакчасына йөри. «Таңбатыр»да булгалыйм, чөнки әледән-әле төрле чаралар үтеп тора. Биредә электән үк балалар белән иҗади эшли беләләр, ата-аналар белән бергәләп төрле конкурсларда даими катнашалар. Узган ел бакчаның тәҗрибә участогында төрле яшелчәләр, гөлләр үстереп, «Тикшеренү эшләре» конкурсында район бакчалары арасында икенче урынны алдылар.
 – Балаларны тәрбияләүдә ата-аналар белән тыгыз элемтәдә булсаң гына уңышка ирешергә мөмкин, – ди биредә күп еллар эшләүче тәрбияче Гөлнара Сәхапова. – Без балалар белән төрле уенчыклар ясыйбыз, ә менә Айзиләбезнең әтисе, Андрей Ильич, кызлары безгә йөри башлаганнан бирле агачтан төрле әйберләр ясап, бакчабызны бизи, уенчыклар ясап, балаларыбызны сөендерә. Сырлап-матурлап өстәлләр, эскәмияләр ясады. Ул ясаган «Кара акула» вертолеты малайлар өчен үзе бер ачыш, зур куаныч булды. Иң мөһиме – оста аларны бернинди ясалма төзелеш материалы кертмичә, чиста табигый такталардан ясый. Бу бүләген ул бакчада уздырылган «Ягез әле, әтиләр» конкурсына эшләгән иде. Яковлевлар әтиле-әниле бик актив кешеләр, кызлары Айзилә дә җырга, биюгә оста, балалар белән җылы аралаша белә. Гаиләдәге дустанә тәрбиядән килә инде ул, – ди тәрбияче.
 Гаиләдә әти-әни биргән дөрес тәрбияне олы тормышка аяк баскач та берни боза алмый. Кеше гомере буе эшли, мал таба, тырышып-тырмашып тормыш итә. Шуңа күрә еш кына: «Балаларга тәрбия бирергә вакыт юк», – дигән сүзләрне дә ишетергә туры килә. Андыйларга эш ул, сәламәтлегең булса, гомерлек, ә балалар бик тиз үсеп чыгып китәләр, әнә шул тиз араны кулдан ычкындырмаска, һәр мизгелне, һәр гамәлне сабый күңелен баету, әхлак, хезмәт тәрбиясе бирүгә сарыф итәргә кирәк, диясе килә.

Фото Күзкәй авыл җирлегеннән бирелде.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X