Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Данил Салихов:  «Фәннур Сафинның 75 еллыгына китап чыгачак»

Көзләрдә дә язлар кабатлана шул... Кырдан ипекәйләр җыеп алынды, терлекләргә әзерләгән печән рулоннары, таудай биек булып, ферма янәшәсенә кайтып урнашты. Табигать, алтынсу төскә кереп, кышкы йокыга әзерләнә. Күңелләрне дә, ничектер, моңсулык, сагыш баса. Менә шундый бер күчеш чорында район хакимияте башлыгы Фаил Камаев бер төркем язучыларны районга иҗади сәяхәткә чакырды. Мондый зур чараның сәбәбе дә бар иде – якты дөньядан бик иртә китсә дә, бай әдәби мирас калдырган райондашыбыз, Күзкәй авылы улы, шагыйрь Фәннур Сафинның 70 еллык юбилеен бергәләшеп, олылап искә алу.

Узган җомгада, вәгъдә иткәнчә, районыбызга танылган, яраткан язучыларыбыз килеп тә төште. Әдипләр, барлык авыл җирлекләренә таралышып, мәктәп укучылары, авыл кешеләре белән очраштылар, рәхәтләнеп аралаштылар.Алар килгәнче үк авылларда матур бер җанлылык сизелде – мәктәпләрдә, китапханәләрдә, мәдәният йортларында язучыларны хөрмәтләп каршылау өчен хәзерлек башланды. Район бер мәлгә гөр килеп алды. Күптән, бик күптәннән «тере» язучыларның болай күмәкләшеп килгәне юк иде. Якты бер бәйрәм, җылы очрашулар, әдәби-музыкаль тамашалар авылларда көн буе дәвам итте. Күңелләрдә яз кояшы балкыгандай булды. Ә кич белән шәһәрнең «Энергетик» мәдәният сараенда кунакка килгән барлык язучылар район халкы белән очрашты, чыгышлар ясады. Фәннур Сафинның юбилее уңаеннан игълан ителгән «Туган ягы – кешенең рухият чишмәсе» дигән конкурска йомгак ясалды, җиңүчеләргә дипломнар тапшырылды. конкурс җиңүчеләренең әдәби әсәрләре газетаның киләсе саннарында, һичшиксез, басылачак.
Күзкәй авылы җирлегенә Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Гаяз Исхакый, шулай ук Саҗидә Сөләйманова исемендәге бүләкләр иясе Данил Салихов килде. Очрашуны ул авыл китапханәсеннән башлады. Китапханәбез бик матур, бай безнең. Әдәбият дөньясыннан нинди генә мәгълүмат юк! Иң күренекле урында – Фәннур Сафинның иҗатын яктырткан күргәзмә. Китапханә мөдире Тәнзилә Шәйхнурова китапханә витриналары буйлап үзенә бер төрле экскурсия ясады дисәң дә була. Шул арада Язучылар берлеге рәисенә гозерен дә җиткерде: «Фәннур абыйның иҗатын тагын бер ныгытып барлап, китабын чыгарасы иде», – диде ул.
Бераз уйланып торганнан соң: «70 яшенә чыгара алмадык, 75 еллык юбилеена җыеп, чыгарып өлгертербез», – дип җаваплады Данил Салихов. Ә материал туплау эшен Тәнзилә Шәйхнурованың үзенә тәкъдим итте.
Мәктәп балалары, авыл халкы белән төп очрашу мәдәният йортының тамаша залында булды. Һәм аны мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Илмира Кашапова, Фәннур Сафинның шигырьләренә төреп, бик матур итеп алып барды. Очрашу мәктәпнең төрле конкурсларда призлы урыннар алып кайткан бию ансамбле чыгышы белән башланды. Укучы балалар: Ләйлә Авзалова, Чулпан белән Сөмбел Ризатдиновалар, Булат Гайнетдинов Фәннур Сафинның төрле елларда язылган шигырьләрен эчке бер җылылык белән оста итеп сөйләделәр. Фәннур – лирик шагыйрь. Шигырьләре яшьлек романтикасы белән сугарылган. Алар сәхнәдән яңгыраганда шагыйрьнең кичерешләрен бөтен күңелең белән тоясың. Шагыйрьнең Ижау шәһәреннән махсус кайткан туганнан туган сеңлесе Фәйрүзә Сабирова язучының үсмер еллары истәлекләре белән уртаклашты. Очрашуга бик матур шигырь дә язып кайткан. Фәннурнең сабакташлары Рәсимә Хәсәнова белән Кәүсәрия Хафизованың хатирәләре дә аның холык-фигылен аңларга ярдәм итте: аз сүзле, үтә итәгатьле, моңсу, уйланучан, бик әйбәт укый иде, дип сагынып искә алдылар алар. Авылыбызның сәхнә йолдызы Рафис Хәсәнов, күңелләрне моңга күмеп, баянында уйнап, шагыйрьнең «Бер елганың ике ярында» дигән җырын башкара. Сүзләрен генә күр гашыйк җанның! (бер уңайдан әйтеп китим: Фәннур Сафин җырларының беркайчан да Рафисның репертуарыннан төшеп торганы юк). Залда – тынлык. Күңелләрне моң ураган. Искитмәле затлы милли киемнән җырчы-сандугачыбыз Наилә Шәйхетдинова сәхнәдә. Ул «Кыр казлары киткәндә» дигән җырны башкарганда туган җирләрен ташлап, кыйгаклашып чит җирләргә китеп баручы кыр казларының сагышлы авазларын ишеткәндәй буласың. Җырчыларыбыз Роза белән Фидаил Асылмәрдановлар, һәрвакыттагыча, бәйрәмгә матур бер бизәк өстәделәр.
Сизелеп тора, залдагы укучы балалар әледән-әле беренче рәттә утыручы язучы абыйларына үрелеп карыйлар. Түземсезлек белән аның чыгышын көтәләр булыр. Һәм менә Данил Салихов егетләрчә җитезлек белән сәхнәгә күтәрелде. Ул шунда ук үз кешегә әверелде. Сөйләме җанлы, кызыклы. Фәннур Сафин белән якыннан таныш булганлыктан, ул аның холык-фигылен бик яратып, якын күреп тасвирлады. «Кеше күзенә кереп тормады, юаш иде, дуслыкка тугры, ярдәмчел кеше иде. Никадәр авырлык килмәсен, кешегә авыр сүз әйтә белмәде. Журналда, газетада эшләгәндә башлап каләм тибрәтүчеләргә бик нык ярдәмле булды. Риф Гатауллин белән күпме җырлар иҗат иттеләр. Хикмәт бит, вафатына чирек гасырдан артык, ә җырлары популяр җырчыларның репертуарыннан төшми», – диде ул. Һәм, һич көтмәгәндә, искиткеч моң белән «Хушлашырга ашыкма» җырыннан берничә юлны җырлап күрсәтте дә: «Аерылышу фаҗигасен шул кадәре итеп тасвирлау өчен каләм осталыгы гына түгел, йөрәгеңдә тирән яра булу да кирәктер.Урман ничек шаулар, ишелмәсме таулар – икебез дә моңсулар, дип язган бит шагыйрь. Бу җыр мәңгелек», – диде Данил Салихов. Сабыйлар өчен язган әкиятен ул, укып кына түгел, уйнап ук күрсәтеп, балаларның күңелен яулады.
Аннары ул бу очрашуны матур итеп оештырган мәктәп коллективына, мәдәният хезмәткәрләренә рәхмәтен җиткерде. «Китапханәгез бик матур тәэсир калдырды. Тәнзилә ханым кебек китапханәчеләр булганда безнең китаплар киштәләрдә тузан җыеп ятмас. Сезнең белән аралашу истәлеге, җырчыларның тавышлары күңелдә озак сакланыр әле», – диде ул. Мондый очрашуларны хәзер ел саен оештырырга ниятләүләрен дә җиткерде.
Авыл җирлеге башлыгы Эдуард Гәрәев үзенең чыгышында Данил Салиховка, аның аша районга килгән язучыларның барысына да рәхмәтен белдереп, истәлеккә бик матур итеп эшләнгән шамаил тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев