Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Ярыш» хуҗалыгы үзенең өлкәннәренә бәйрәм бүләк итте

Быел Күзкәй авыл җирлегендә Өлкәннәр көнен аеруча матур, киң колачлы итеп үткәрделәр. Беренчедән, бик матур программа әзерләнгән иде. Икенчедән һәм иң мөһимедер бәлки – «Ярыш» хуҗалыгы җитәкчесе Рәсим Шәйхаттаров хуҗалыкның хезмәт ветераннарына бик мул өстәл әзерләткән иде. Дөрес, кеше кунакка ашар өчен килми, мондый чакларда авылдашлар белән бергә җыелу, аралашу мизгелләре кадерле өлкәннәргә. Ә өстәлдәге сый исә гомер буе эшләп лаеклы ялга чыккан кешеләргә карата зур ихтирам, хөрмәт билгесе.

Догалы эш хәерле була дигәндәй, өлкәннәр очрашуы да авылның имам-хатыйбы Искәндәр Вәлиуллинның дога-вәгазе белән башланып китте. Бәйрәмне исә авылыбыз кызы, сәхнә остасы Роза Асылмәрдәнова бик матур итеп алып барды. Иң башта авылның үсешенә зур өлеш керткән өлкәннәргә (ә алар җитмешләп кеше иде) җылы рәхмәт сүзләре белән «Ярыш» хуҗалыгы җитәкчесе Рәсим Шәйхаттаров, Күзкәй авыл җирлеге башлыгы Эдуард Гәрәев, ветераннар оешмасы җитәкчесе Кәүсәрия Хафизова мөрәҗәгать итте.
– Хөрмәтле өлкән авылдашларым, сезнең белән мин 1982 елдан бирле эшлим. Һәркайсыгызның хуҗалыкны үстерүгә керткән хезмәтен яхшы беләм. Бөтен эш кулдан башкарылган чорда сез, вакыт белән исәпләшмичә, бар күңелегезне биреп эшли белдегез. Бүген хуҗалыкның бөтен тармагында да эшләр механикалаштырылган, өйләребез җылы, һәр йортка газы да, суы да кергән, урамнарыбыз асфальтланган. Игеннәрдән мул уңыш җыеп алдык, мең баштан артык мөгезле эре терлегебез бар, машина-трактор паркын әкрен генә яңартып киләбез. Болар берсе дә күктән төшмәгән – сез булдырган, сезнең тырышлык белән нигез салынган бүгенге уңышларга. Хезмәтегез өчен зур рәхмәт, – диде үзенең чыгышында Рәсим Мансурович, иң изге теләкләрен җиткереп.
Җыр-биюләр арасында бик матур эчтәлекле чыгышлар да яңгырады. 56 ел агроном булып эшләгән Әзһәм Сазхиев хуҗалыкта эшләгән вакытын сагынып искә алды, ул хуҗалыкны бөтен килеш саклап калган өчен Рәсим Шәйхаттаровка элеккеге белгечләр исеменнән рәхмәт әйтте. Ветеран укытучы Зилә Халикова да бүгенге очрашуны оештыручыларга мөрәҗәгать итеп:
– Бәйрәмнәрдә күчтәнәчсез калдырганыгыз юк анысы, әмма безгә менә шулай бергә җыелу, рәхәтләнеп сөйләшү кадерле. Күрегез инде, ничек матур киенеп, шатланышып җыелганнар авылдашлар. Нинди генә ризык юк өстәлдә. Матди ярдәм күрсәтүчеләргә дә, шушы өстәлне әзерләгән мәдәният хезмәткәрләренә, социаль хезмәткәрләргә дә рәхмәт, – диде ул.
 Зилә Нәҗиповна моңлы тавышы белән җырлап та күрсәтте, һәрвакыттагыча, күңелләрне тетрәндерерлек итеп шигырь дә сөйләде. Күп еллар колхозда профсоюз оешмасын җитәкләгән, заманында басудан кайтып кермәгән, сәхнәләрдә җырлаган Назим Ханнанов та өлкәннәрне җылы сүзләр белән генә түгел, җыры белән дә тәбрикләде. Бәйрәмне үзебезнең җирлек кызы алып баруы да бик әйбәт булды. Узган заманнарда сәхнәдә җырлаган җырчыларны, кем әйтмешли, «чүпләп» кенә торды. Нәҗибә Зыятдинова, Дамира Нуриева, Вәсилә Маннапова, Яңа Байлардан Фәйрүзә Хәйретдинова яшьлек җырларын башкардылар. Марсель Биктимеров үзе иҗат иткән «Күзкәем» җырын җырлап күрсәтте. Ә сәхнә ветераны, «Әллүки» халык фольклор ансамбле җитәкчесе Рафис Хәсәновтан башка бәйрәм буламы?! Бөтен йөрәк хисен биреп, күзләргә яшь китерерлек итеп җырлады ул. Аннары элеккеге ветераннар советы рәисе Мулланур Сабировның егетләрчә җитезлек белән биеп китүе булды, өстәл артында сабыр гына сөйләшеп, чәй эчеп утырган башка өлкәннәребез дә аңа кушылды. Рәсим Мансуровичның биегәнен ишеткәнем бар иде, аны да «эләктереп» алдылар. Өлкәннәргә хөрмәте зур аның – ялындырып тормады.
Мәдәният йортының кече залында бәйрәм тантана итә. Ә мин әле дә яшәү дәрте сүрелмәгән авылдашларыма карап сөенеп утырам. Хәзер инде үзем дә шушы авыл кешесе. Халкы искиткеч тырыш бу төбәкнең. Әле байтак пенсионерларыбыз һаман гомерен багышлаган эшеннән аерылмый. Кыскасы, эшли дә, ял да итә беләләр күзкәйлеләр.
Өлкәннәр көне ул күңел ачу бәйрәме генә түгел. Аның максаты – гомерләре хезмәттә үткән, хәзер инде олыгайган, кайсыларыдыр авырып киткән, ялгыз яшәгән картларга җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү. Һәм ул бер көнлек акция генә түгел. Менә шушы бәйрәмдә (быел ул районда аеруча киң колач белән үткәрелде) алынган җылылык, ихтирам һәм игътибарның ел буена дәвам итүе бик мөһим. 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X