Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сандугач озак сайрамый...

Юкка гына халык җырында «...сандугачлар үлә икән йөрәкләре ярылып...» димәгәннәрдер. Чыннан да, шагыйрьләр якты дөньядан иртә китә. Авылдаш шагыйребез Фәннур Сафин да иҗаты гөрләп чәчәк аткан бер мәлдә – 44 яшендә якты дөньядан китеп барды. Иртә китсә дә, онытылмаслык шигърияте, әле бүген дә танылган җырчылар репертуарыннан төшми торган җырлары калды.

Менә шушы моңсар шагыйрьнең күркәм юбилеена багышлап Күзкәй мәдәният йортында «Җырымда юатырмын» дип аталган районкүләм әдәби-музыкаль кичә узды. Гадәттә мәрхүм шәхесләрнең юбилей даталары моңсу мохиттә уза. Ә Фәннур Сафинга багышланган бу чара, ничектер, күтәренке рухта оештырылган иде. Һәм бу бик дөрес, чөнки мәрхүмнең калдырган әдәби мирасы тормышны алдан күреп, тирән фәлсәфә белән язылган, шунлыктан бүген дә «искермәгән» шигырьләре, җырлары өчен шатланырга, аны рәхмәт хисләре белән искә алырга кирәк. Район хакимиятенең, Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлегенең бу датаны районкүләм дәрәҗәдә үткәрүе дә танылган авылдашыбызга хөрмәт, ихтирам билгесе. 
Кичә, чыннан да, башыннан ук залдагыларны вакыйгалар эченә бөтереп алып кереп китте. Күзкәй мәдәният йортының «Әллүки» халык фольклор ансамбленең «Су буенда кичке уен» дигән хореографик композициясе дәртле җыр һәм уеннары белән күңелләрне әсир итте. Искә алу кичәсенә бик шәп оеткы иде бу. Район китапханәләр челтәренең бүлек башлыгы Ләйлә Ихсанова Фәннур Сафинның биографиясе, иҗаты белән таныштырды. Аннары алып баручылар сәхнәгә район хакимияте башлыгы урынбасары Рөстәм Закировны чакырдылар.
– Фәннур авыл баласы, бу аның иҗатында да чагыла. Авылның табигате, яшәеше, кызыклы кешеләре, алар белән бәйле төрле вакыйгалар аның бер шигыреннән икенчесенә күчә, әмма кабатланмый. Бүгенге искә алу кичәсенең әһәмияте бик зур. Без мондый шәхесләребезне онытмаска тиеш. Ул гына да түгел, биредән кайткач, хисләрегезне балаларыгыз белән дә уртаклашыгыз. Районыбыздан милләт горурлыгы булырлык нинди язучылар чыккан – балалар боларны белеп үсәргә тиеш, – диде ул үзенең чыгышында.
Тәмле май ботканы бозмый дигәндәй, бу кичәнең тагын бер бизәге булды: Рөстәм Закиров Бөек Ватан сугышы ветераны Мәхмүт Сабировка «Хезмәттәге батырлык өчен» дигән медаль тапшырды. Ветеранны авыл җирлеге башлыгы Эдуард Гәрәев җылы котлады. Шулай итеп, күңелләрдә Күзкәй авылы язучылары (бу авылның ветеран укытучысы Галимҗан Вәлиев та 14 китап чыгарды), җырчылары белән генә түгел, хезмәт батырлары белән дә горурлана ала дигән матур хатирә калды.
Сәхнәдә Фәннур Сафинның сыйныфташлары – Кәүсәрия Хафизова, Вәсилә Маннапова, Рәсимә Хәсәнова, Альбина Таһирова, Фәридә Абдуллина. Күр инде, күпме истәлекләр саклыйлар икән алар шагыйрь сыйныфташлары турында. Аның беренче шигырьләрен дә, холык-фигылен дә онытмаганнар: аз сүзле, уйчан иде, бәхәсләшеп киткәндә шигъри юллар белән җавап бирә иде, читтәрәк булырга, ялгыз калырга ярата иде, диделәр. Кем белә, үсмер малайны бәлки шул елларда ук ук шигырь «җене» җәфалагандыр. 
Баштан ук Фәннурның онытылмас җырлары бар дигән идем. Үзешчән җырчылар аның җырларын күңелләрне тетрәндерерлек моң белән, нәкъ тексттагы юлларга тәңгәл сагышны йөрәкләргә үтәрлек итеп башкардылар.
Мөхәммәд пәйгамбәр заманында: «Шигырьдә хикмәт бар», – дип әйтеп калдырган. Менә шул хикмәт кешеләрне үзенә тартадыр да. Бүгенге кичәдә дә Фәннур Сафинның мәктәп укучылары сөйләгән шигырьләрен әсәрләнеп тыңладык. Алар шигырьдәге хисләрне күңелләргә сокланырлык ихласлык белән җиткерә алдылар.
Әдәби-музыкаль кичәне алып баручылар Илнар Әхмәтҗанов белән Илвира Нәгыймова зур ихтирам белән сәхнәгә яраткан язучыларыбызны чакыралар. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Александр Грибоедов һәм Гаяз Исхакый исемендәге бүләкләр иясе, Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин, балалар язучысы, Абдулла Алиш исемендәге бүләк иясе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Рәшит Бәшәр, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби бүләк иясе шагыйрә Сирень Якупова, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, күп санлы повестьлар, хикәяләр авторы (сүз уңаенда, аның байтак хикәяләрен «Якты юл» газетасы укучылары да яратып кабул итте) Айгөл Әхмәтгалиева, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре шагыйрә Зөлайха Минһаҗева–һәрберсе авылдашыбыз Фәннур Сафинны сагынып искә алдылар, аның иҗаты турында истәлекләрен уртаклаштылар.
Бик күп еллар элек кайсыдыр шагыйрьнең вафатыннан соң журналда «Сандугачлар озак сайрамый...» дигән язма укыган идем. Бу, гыйбарә булып, гомеремә күңелгә кереп калды. Шагыйрьләр киткән саен йөрәкне куырып шул искә төшә. Бүгенге матур кичә, Фәннур Сафинны сагынып сөйләгән рәхмәт сүзләре аның рухына дога булып барсын.

Ринат Гыйлемханов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев