Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Өлкәннәр ункөнлеге Боерганнан башланды

Боерган авылында кеше күңелен җылыта, милли йолаларыбызны яңарта торган күңелле бәйрәмнәр әледән-әле уздырылып тора. Биредә нинди генә чара әзерләмәсеннәр, мәдәният хезмәткәрләре аны бөтен күңел җылысын биреп, һәр йөрәккә җан өрерлек, күңелләрне кузгата, уйландыра, шатландыра алырлык итеп әзерли беләләр. Өлкәннәр көненә багышлап үткәрелгән «Көзге вальс» бәйрәмен дә шулкадәр матур оештырганнар иде.

Бәйрәмгә ызандаш күршеләр: Калмаштан «Өмет», Калмия авылыннан «Киңәш», Күзкәйдән «Хатирә» ветераннар клубларына йөрүчеләр чакырылган. Һәркайсы күчтәнәче, көзге байлыктан әзерләнгән тематик күргәзмә белән килгән иде. 
 Хәтердә озак сакланырлык бу очрашу өч сәгать дәвам итте. Әле шуннан соң да кешеләрнең таралышасы килмәде: концерт номерларыннан тыш та җырчыларны чакырып җырлаттылар, шигырьләр сөйләделәр, гармун моңы тынып тормады – һәркемгә үз талантын күрсәтергә мөмкинлек бирелде.
Гомерләре эштә узып, лаеклы ялга чыккач коллективыннан аерылган, йорт-җир мәшәкатьләренә чумган өлкәннәребезгә мондый һәр очрашу, аралашу тансык, аның һәр мизгеле кадерле. Шуны истә тотып, бәйрәмне оештыручылар мул итеп аш-суын да, концертын да әзерләгәннәр. Мәдәният йорты ишегалдында (сүз уңаенда әйтеп китим: ул шулкадәр чиста, матур, гөлләргә күмелеп утыра) зур казаннарда балык шулпасы, пылау пешергәннәр, пар бөркеп самовар кайнап утыра. Пешекчеләре дә үзләренеке икән – «Яран гөл» фольклор ансамбленә йөрүчеләр. Алдан ук әйтеп куям, ризыклары телеңне йотарлык тәмле, чәй өстәле дә бик бай – көзге муллык сизелеп тора иде. Кыскасы, бәйрәмгә килгән һәр кеше кадерле кунак иде монда.
Бәйрәмнең рәсми өлеше әле яңарак нигез салынган «Ветеран» скверында узды. Әйтергә кирәк, бу скверның барлыкка килү тарихы да үзенчәлекле.
– 1988 елда сугыш ветераннары тарафыннан агачлар утыртылып, бездә Ветераннар аллеясы булдырылган иде. Бу урында төрле бәйрәм чаралары уздырылды, армиягә китүче егетләребез шундагы каеннарга кулъяулык бәйләп калдыруны традициягә керттеләр. Гомумән, олысы-кечесенең иң яратып йөри торган матур бер ял урыны иде ул. 2014 елда ул агачларны төпләп, аның урынына мәдәният йорты төзелде. Соңрак, халыкның теләген искә алып, ветераннарның истәлеген мәңгеләштерү максатыннан, мәдәният йорты янындагы мәйданчыкка Ветераннар скверы төзергә уйладык. Район ветераннар оешмасы рәисе Галимҗан Зарипов, авыл җирлеге башлыгы Зарифҗан Камильянов белән киңәштек, уйлаштык та грантка дәгъва кылырга булдык. Аны отуга ирештек, авыл җирлегенә субсидия бирелде. 
Шушы грант акчасына биредә «Ветеран» скверы төзелә башлады, юлларга брусчаткалар җәелде, 127 төп нарат агачы утыртылды. Соңрак әлеге урында сугыш ветераннары, репрессия корбаннары, авылның күренекле шәхесләре Кызыл Йолдыз ордены кавалерлары турында мәгълүмат урнаштырылачак. Бу сквер халыкның иң яратып йөри торган матур урынына әйләнер дип ышанам, – дип сөйләде авылның ветераннар советы рәисе, бәйрәмне алып баручы Флүзә Сәлимова. 
Бәйрәмдә иң беренче итеп сүз район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлнара Ганиевага бирде. Ветераннарыбызны якынлашып килүче Халыкара Өлкәннәр көне белән котлап, ул күңелләргә сары май булып ятардай җылы сүзләрен, изге теләкләрен җиткерде. Район ветераннар һәм инвалидлар оешмасы җитәкчесе Галимҗан Зарипов, «Ак калфак» оешмасының район бүлеге җитәкчесе Резидә Якупова, авыл җирлеге башлыгы Зарифҗан Камильянов, бәйрәм кунагы, шагыйрә Рәзинә Сәетгәрәваларның чыгышлары да өлкәннәргә карата ихтирам һәм рәхмәт сүзләре белән сугарылган иде. Авылның «Ак калфак» балалар бакчасы сабыйларының чыгышын караганда күзгә яшь килде. Шатлык яше. Алар шулкадәр самими, шулкадәр ихлас булды.
Сүз башы бит Шүрәле дигәндәй, ветераннар клублары очрашуын бәйрәмне оештыручылар серле дә, мавыктыргыч та итеп «Көзге вальс» дип атаганнар һәм бәйрәм бизәге итеп шәһәрдән «Вдохновение» клубы биючеләрен чакырганнар. Җилкендергеч көйгә алар бии башлагач, ветераннар да кушылып вальска әйләнә башлады. Әйе, форсаты чыккач, ник әле яшьлекне искә алмаска? Вальс, факстрот, танголарны биегән буын кешеләре бит алар. Тирә-як көз моңына күмелгән мәйданда дәртле музыкага парлар әйләнә. Әйтерең юк, күңелләрне кузгата торган матур тамаша.
Бәйрәмнең икенче өлеше мәдәният йортында булды. Биредә зал тулы халык ветераннар клублары әзерләп килгән фольклор сюжетларын, концерт номерларын рәхәтләнеп карады. Мин чыгышларга бәя бирүне, кемнәрнедер мактап язуны максат итеп куймадым. Чыгышларга бирелгән иң зур бәя – залда тынып тормаган алкышлар. Әле аның шунысы игътибарга лаек, концерт бетте дип кенә халык таралмады: араларындагы элек сәхнә тоткан җырчыларны чакырып җырлаттылар, чыгышлар ясадылар. Мондый дустанә бәйрәмне байтактан күргән юк иде. Калмаш авыл җирлеге башлыгы Равия Абдуллина ахырдан чыгыш ясап бик дөрес әйтте: «Шулкадәр күңел булды, сездән үрнәк алырлык урыннар бар. Бүгенге очрашу – чын халык бәйрәме булды», – диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев