Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Авылдашларга күркәм бүләк

Күзкәй авылы үзешчән «Нур» театры Фәнәвил Галиевнең «Корт» дигән пьесасын әзерли икән дигән хәбәр авыл халкы арасында бик тиз таралып өлгерде. Спектакльне бик оста куялар безнең үзешчәннәр. Шуңа күрә бу көнне авылдашлар көтеп алды. Клуб халык белән шыгрым тулы иде.

Баштан ук әйтеп куям, комедия жанрында язылган бу әсәрдә алай хәйран калырлык вакыйгалар юк – бөтен тамаша төрле көлкеле борылышлар аша авыл халкының теңкәсен корыткан колорадо коңгызына каршы көрәш турында бара. Комедияне сәхнәгә кую, рольләрне дөрес бүлү, тамашачыны рәхәтләндереп көлдерү җитди мәсьәлә. Моның өчен әсәрнең ирониясен тирәнтен аңлап, көлкеле мизгелләрне дөрес чагылдырып, авторның ниятен тамашачыга илтеп җиткерергә кирәк. Зал әледән-әле гөрләтеп кул чаба, рәхәтләнеп көлә икән, димәк, артистлар авторның ниятен дөрес чагылдырганнар. 
Үзешчән театрларның, профессиональ театрлардан аермалы буларак, җитди бер үзенчәлеге бар. Ул да булса – мондый театрларда режиссерлар үзләре дә коллектив белән бергә сәхнәдә уйный. Бу юлы да әсәрне сәхнәгә куючы режиссер Гөлфия Әхмәтҗанова баш рольне (Халисә) һәрберебезне ышандырырлык итеп, бөтен күңелен биреп башкарды. Тамашачыларыбыз Гөлфияне комик рольләрне башкару остасы буларак яхшы белә, аны сәхнәдә күрү белән, әле сүзен әйтергә дә өлгермәде, залдагылар рәхәтләнеп көлә башлады. Саҗи әби ролен башкарган Дания Акмалова да оста уены белән тамашачының көчле алкышларын яулады. Басынкы, гаҗәеп тирән акыл байлыгына ия ак әби ролен ул шаккатырырлык, инандырырлык итеп башкарды. Данияне «уйнады» дип кенә әйтәсе дә килми, ул образга шулкадәр оста керде, сәхнәдәге вакыйгаларны бер йодрыкка туплап, көлкеле мизгелләр арасында акыллы киңәшләрен биреп, әйдәп барды. Спектакльне аның һәр күңелгә үтеп керерлек итеп: «Эчегездә корт булмасын, бакчага да чыга ул. Эчтәге корт бавырны ашый, күңелне зәгыйфьли, шуннан сак булыгыз!» дигән фатиха сүзләре белән тәмамлавы да, рәхәтләнеп көлешкәннән соң, тамашачыны уйланырга мәҗбүр иткәндер.
Сәхнәдә байтак образлар иҗат иткән Гали Мингалимов үзен күптән инде театр артисты итеп танытты. Бу юлы да аның Әнвәре тормышчан иде. Сәхнәдә образга кереп яши белә ул. Ә менә баянчы, җырчыларыбыз, гомумән, бөтен гаиләләре белән сәхнә осталары булган Роза белән Фидаил Асылмәрдәновларны спектакльдә күрү минем өчен ачыш булды. Күр инде бу Фидаилне, бригадир булып эшләгән Гаптринең нәкъ үзе дип белерсең. Киемнәре, үз-үзен тотышы белән авыл хатыннарыннан бераз аерылып торган Мәймүнәнең Роза булуын тиз генә танымадык та – ул образында иде. Дамир Сираҗиев исемендәге премия лауреаты Ринат Бәдретдинов механизатор Рифат образын шулкадәр ышандырырлык итеп гәүдәләндерде, әсәрдәге образлар арасында иң уңышлысы да шулдыр әле. Лилия Яковлева, Ләйсәнә Хаҗипова сәхнәдә беренче адымнарын гына ясасалар да, образлар өстендә җитди эшләгәннәр. Радик Хаҗиевны сәхнәдә үсте дисәң дә була. Ул мәктәптә укыганда ук үзешчән сәнгатьтә актив катнашты. Басынкы холыклы, серле Хәйдәрне уйнады ул. Бәрәңгесендә бер генә колорадо коңгызы да булмаган буйдак егет роле, әйтерсең лә, аның өчен язылган. Әсәрдә вакыйгалар да аның «кортсыз» бакчасы тирәсендә бара.
Инде килеп, сәхнәне бизәү турында берничә сүз. Сәхнә әсәре ничек кенә эчтәлекле булмасын, артистлар ничек кенә оста уйнамасын, әгәр сәхнәдә декорация юк икән, спектакльгә нәрсәдер җитми. Нәкъ менә матур итеп эшләнгән авыл өе, зәңгәр төскә буялган койма, капка төбендәге озын эскәмиягә «кортка каршы көрәш» серләрен чишәргә йөрүче персонажларның әледән-әле анда очрашулары шулкадәр инандырырлык итеп эшләнгән.
Әмма, бер мичкә балны бер тамчы дегет белән бозган кебек, авторның исерткечле күренешне татар авылы тормышын чагылдырган әсәргә китереп кертүе күңелдә юшкын калдырды. Капка төбендә аракы эчү күренеше кертелми калган булса да, әсәр барыбер матур комедия булып кабул ителер иде.
Үзешчәннәрнең оста уеннарын халык көлә-көлә тамаша кылды, рәхәтләнеп ял итте. Ахырдан сәхнәгә күтәрелгән авыл җирлеге башлыгы Эдуард Гәрәев, артистларыбызга рәхмәтен әйтте, әсәрне сәхнәгә куюда матди ярдәм күрсәткән «Ярыш» хуҗалыгы җитәкчесе Расим Шәйхаттаровка рәхмәтен җиткерде.

Фото Айсылу Вәҗиевадан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев