17 март 2019 яңалыклары
-
ЗАГСка трамвайда бардык
«Яраткан газетам «Якты юл»ны нәшер итүчеләр, исәнмесез барыгыз да!» Калмаш авылында яшәүче Екатерина Смолькова үзенең хатын әнә шулай башлаган. Баксаң, Екатерина Александровна район басмасын 23 ел алдыра икән инде, ә хат язарга беренче мәртәбә батырчылык иткән. Аның әйтүенчә, редакциядә мәхәббәт тарихына бәйге үткәрелүен ишеткәч, озак уйланган. «Мәхәббәт турында яшьләр яза, мин бит инде өлкән кеше. Ләкин шулай да ирем Женя турында сөйләргә булдым», – дигән ул. Бәйге инде тәмам, шулай да Екатерина Александровнаның матур мәхәббәт тарихын газетабызда бастырырга булдык.
-
Авылдашларга күркәм бүләк
Күзкәй авылы үзешчән «Нур» театры Фәнәвил Галиевнең «Корт» дигән пьесасын әзерли икән дигән хәбәр авыл халкы арасында бик тиз таралып өлгерде. Спектакльне бик оста куялар безнең үзешчәннәр. Шуңа күрә бу көнне авылдашлар көтеп алды. Клуб халык белән шыгрым тулы иде.
-
Инсия Маликова иң яхшылар арасында
«Ел укытучысы» бәйгесенең республика этабында Новотроицкое мәктәбенең тарих hәм җәмгыять белеме укытучысы Семен Вотяков, татар теле hәм әдәбияты укытучысы Инсия Маликова, Теләнче Тамак мәктәбенең физика укытучысы Резида Гайнетдинова катнаштылар.