Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

ЗАГСка трамвайда бардык

«Яраткан газетам «Якты юл»ны нәшер итүчеләр, исәнмесез барыгыз да!» Калмаш авылында яшәүче Екатерина Смолькова үзенең хатын әнә шулай башлаган. Баксаң, Екатерина Александровна район басмасын 23 ел алдыра икән инде, ә хат язарга беренче мәртәбә батырчылык иткән. Аның әйтүенчә, редакциядә мәхәббәт тарихына бәйге үткәрелүен ишеткәч, озак уйланган. «Мәхәббәт турында яшьләр яза, мин бит инде өлкән кеше. Ләкин шулай да ирем Женя турында сөйләргә булдым», – дигән ул. Бәйге инде тәмам, шулай да Екатерина Александровнаның матур мәхәббәт тарихын газетабызда бастырырга булдык. 

«Ерак 60нчы елларда мин Казандагы бер заводның план-диспетчерлык бюросында эшли идем. Хәрби заказлар әзерләүче завод иде ул. Соңрак ул машина төзү заводына үзгәртелде. Минем вазифам һәр иртәне инженерлык үзәгенә килеп, безнең цехта җитештерелгән детальләрне билгеләп тору иде. Эшемне мин тиз башкара идем, хәтта күтәрелеп карарга да вакыт калмый иде. Андагы инженерларның берсе мине ошаткандыр дип ул вакытта башыма да килмәде. Женя исемле булып чыкты ул егет. «Син мине тыйнаклыгың, самими гүзәллегең белән үзеңә караттың. Синең гади авыл кызы булуың үзенә җәлеп итте. Синең үреп, баш очыңа җыеп куйган чәчләрең бигрәк килешеп тора иде», – дип серен ачты ул миңа соңыннан. 
Беркөнне Женя мине театрга чакырды, аралашулар шуннан башланды. Һәм мин аны туган көнемә – 18 яшемә чакырырга батырчылык иттем. Ул килде, миңа бик матур муенса бүләк итте. Шул ук көнне кияүгә чыгарга тәкъдим дә ясады. Июль аенда туебыз булды. Бу көннәрне мәңге дә онытасым юк! Без дусларыбыз белән бергәләп, ЗАГСка трамвайда киттек. Трамвае да нинди иде әле – иске, ишекләре агачтан ясалган. Тантаналы теркәлүдән соң, инде ир белән хатын булгач, шулай ук барлык кунаклар белән трамвайга утырып өйгә кайтып киттек. Анда безне мул өстәлләр әзерләп, йөзләрендә бәхет нуры балкыган әти-әниләребез көтә иде. Туй бик күңелле узды. Женя да, мин дә туризм белән мавыкканга күрә, кич буе гитарага җырлар җырлап утырдык. 
Без Женяның әти-әниләре белән 20 квадрат метрлы коммуналкада яшәдек. Гомуми коридор, ул барысы җиде гаиләгә иде. Хәзер искә төшерәм, тормыш шартлары авыр булса да, бу еллар минем иң бәхетле елларым булган икән. Хәзер изге күңелле каенанамны сагынып искә алам. Ул мине үз кызы кебек яратты, һәр нәрсәдә ярдәм итте. Күршеләремне искә алам, алардан мин тормышта кирәкле бик күп әйберләргә өйрәндем. Шушында безнең мәхәббәт җимешләребез – ике кызыбыз дөньяга килде. Соңрак без үз йортыбызны төзедек. Анда өченче кызыбыз туды. 
Менә шундый безнең матур мәхәббәтебезнең тарихы. Ирем белән 52 ел бергә гомер иттек. Бүген инде ул якты дөньяда юк. Тыныч кына итеп, беркемгә мәшәкать китермичә, бакыйлыкка китеп барды. Ике ел элек олы кызымны да югалттым. Бүген биш оныгыма, бер оныкчыгыма куанып яшим. 
Яратыгыз һәм яратылыгыз! Һәр мизгелнең кадерен белеп, якыннарыгыз белән матур итеп яшәгез!

Екатерина СМОЛЬКОВА.
Калмаш авылы. 

Фото Екатерина Смольковадан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев