Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Тукай районы чәкчәге: дәвамы бар...

Район тарихына тагын бер сәхифә язылды Район күләмендә узган «Йолдызлы чәкчәк – Тукай районы чәкчәге» шоу-концертында булганнан соң күңелгә әнә шундый фикер керде. Чыннан да, гаҗәеп бай эчтәлекле, хис-тойгыларга, милли йолаларыбызга бай, зур тәрбияви әһәмияткә ия матур бер бәйрәм булды ул. Һәм беркемне дә кабатламый торган югары кимәлдә, рухи күтәренкелек шартларында барды. Бер мәлгә хәйран калып утырдым: әйтерсең лә залда утырган тукайлылар һәм чаллылылар чәкчәк осталарын зурларга килгән кунаклар түгел, ә бер гаилә кешеләре. Залда искиткеч җылы мохит, тыйнак тантана. Йөрәктән чыккан гына йөрәккә барып җитә, диләр: бәйрәмнең идеясен биргән район башлыгы, жиң сызганып башкарып чыккан «Якты юл» газетасы коллективы, аны оештыруда булышучылар ихлас күңелләрен, йөрәк җылыларын кызганмаганнар. Залда туган җылы мохит шуннан ул...

Газета битләрендә бәйге игълан ителүгә бер айдан артык вакыт үтте, әйтерсең лә ул арада район йокыдан уянды – осталар җиңнәрен сызганды, бөтен фантазияләрен эшкә җигеп, авылдаш җанатарлары белән бергәләп «баллы көрәш»кә әзерләнә башлады. Сайлап алу турында 16 кеше катнашты һәм жюри аларның иң-иңнәрен финалга сайлап алды. Финал концертында тамашачыларга шунда җиңгән 8 останың хезмәте истә калырлык, матур мизгелләргә төреп, үзенә бер төрле осталык белән тәкъдим ителде.
Бәйрәм «Энергетик» мәдәният сараеның мәрмәр залындагы күргәзмәдән башланды. Өстәлләрдә искиткеч осталык белән, төрле композицияләрдә эшләнгән (иҗат ителгән дип әйтәсем килә) чәкчәкләр тезелеп киткән. Һәр останың үз өстәле. Яңа поселогыннан Тәнзилә Зарифуллина үзенең композициясен «Чәй өстәле – гаилә җаны» дип атаган. Иске Гәрдәле авылыннан 84 (!) яшьлек Гөлүсә Каюмова, әнә, чәкчәген матурлап бизәп, аңа Татарстан флагын «элгән», Игенче авылыннан Гөлфирә Шәйхразиева сайлап алу бәйгесенә чәкчәктән биш манаралы мәчет бинасын ясап алып килгән иде. Бу юлы үзгәрткән: бер манаралы иткән, бинаның түбәсен кактан сырлап ясалган «металлочерепица» белән «япкан». «Безнең авыл кечкенә, менә шундый мәчет төзеп куйсак та бик әйбәт булыр иде», – дигән хыялы белән уртаклашты ул. Боерганнар бу бәйгедә активлыклары белән аерылып торды. Әлеге авыл җирлегеннән финалга чәкчәк пешерүче өч оста сайлап алынган иде. Рәхилә Фәттахова, Фәймә Маннанова бу юлы чәкчәкләрен бодай башаклары белән бизәгәннәр, Тукай районы гербын куйганнар. Илүзә Гыйльметдинова бер дә икеләнмичә: «Җиңәргә, чәкчәгебезне танытырга дип килдек», – ди. Кыскасы, өстәл саен кызыклы, баллы дөнья, матур фикерләр, күтәренке көрәш рухы иде.
Шәһәрнең туган якны өйрәнү музее да үзенең фондында саклана торган төрле чорда, төрле материаллардан эшләнгән самоварлар күргәзмәсен алып килгән. Оештыручылар монысын да кайгырткан бит! Капкачына дәүләт гербы сугылганы күп төрле күргәзмәләрдә булган самовар, бик үзенчәлекле, ә күмер белән кайнатыла торган, кечкенә җиз самовар өлкән буын кешеләренә таныштыр – элек хәлле кешеләрдә еш очрый иде, хохлама бизәге төшерелгәннәре дә бар. 
Бәйрәмгә җыелган халыкны зур залда искиткеч тамаша көтә иде. Алып баручылар Ришат Хаҗиев белән Лилия Мәхмүтова, әйтерсең лә, мини-спектакль әзерләгәннәр: залны көлдереп тә алалар, ипләп кенә бәйгедә катнашучыларның серләрен дә ачалар, төрле сораулар биреп, сәхнә белән тамаша залын «бәйләп» куялар – бу бөтен концерт барышында яхшы сизелде. Залның гөр килеп, бер гаиләдәй утырулары аларның осталыгы нәтиҗәсе дә булгандыр әле.
Сәхнә түренә егетләрчә җиңел адымнар белән район башлыгы Фаил Камаев күтәрелде.
– Чәкчәк – татар халкының милли ризыгы. Нинди генә бәйрәм, тантана булмасын, табын түренә чәкчәк куйганнар, кадерле кунакларны чәкчәк тотып каршылыйбыз. Туйлар, бәби ашлары милли ризыгыбыздан башка узмый. 
Аны әзерләү белән күбрәк өлкән буын шөгыльләнә. Менә шушы күркәм шөгыль балаларыбызга да күчсен, буыннан-буынга дәвам итсен өчен кирәк ул мондый бәйгеләр. Чөнки аның тәрбияви роле дә бәяләп бетергесез. Бәйгедә катнашучылар да бөтен гаиләләре, авыллары белән әзерләнде. Чәкчәк бәйрәме безне берләштерде, – диде Фаил Мисбахович. – Сәламәт, рухи яктан нык булсак кына, акыллы балалар үстерербез, илнең киләчәген билгели алырбыз.
Ул залдагы ханымнарны Халыкара хатын-кызлар көне белән җылы котлады. Чәкчәк пешерү бәйгесе бу бәйрәмгә килешеп тә тора. Бәйрәм сценарие шулкадәр осталык белән эшләнгән – игътибарны бер генә минутка да читкә җибәрерлек түгел. Күр инде, чәкчәк осталары белән ничек таныштыралар: баштан ук һәрберсенә өйгә эш бирелгән, экранда – сәхнәгә чыккан останың авылында, өендә төшерелгән, осталыгын күрсәткән видеоязма. Аларда – авылның фольклор ансамбле дә, гаилә әгъзалары, туганнары, авылдашлар белән бергә милли ризыклар куелган өстәл янында гәпләшеп чәй эчүләр дә, йолаларыбыз да. Һәр останың җанатарлары хуплау сүзләре язылган плакатлар әзерләп килгән. Конкурсантларның алып баручылар биргән сорауларга җаваплары да үзенә бертөрле табышмак чишү булды. 
Бәйгене ни очен «Йолдызлы чәкчәк – Тукай районы чәкчәге» дип атаулары да мәгълүм булды. Баксаң, эстрада йолдызларының осталарны матур җырлары, изге теләкләре белән тәбрикләүләре ниятләнгән икән. Зал алкышлардан тынып тормады, вакыт узганын да сизмичә, рәхәтләнеп сәхнәдә барган вакыйгаларны тамаша кылды, һәр чыгышны, һәр җырчыны хуплап каршылады, кушылып җырлады. Хупламаслыкмыни районыбызны, чәкчәк пешерү осталарын зурлап, танылган җырчыларыбыз, «Болгар» ансамбле биючеләре, «Казан егетләре», райондашыбыз, Боерган авылы егете – популяр җырчы Илдар Әхмәтов, Уфадан Гүзәл Әхмәтова, Казаннан Рөстәм Закиров, Люция Мусина, Вадим Захаров, Алина Сафиуллина килгән.
Ниһаять, иң дулкынландыргыч мизгел – финалга чыккан җиңүчеләрдән иң-иңен сайлап алу. Биредә тагын бер кызыклы һәм бик әһәмиятле фал: осталарны барысын да, төрле номинацияләргә бүлеп, күңелгә ятышлы җылы сүзләр әйтеп бүләкләделәр. Тукай районының иң оста чәкчәк пешерүчесе дип Иске Гәрдәле авылыннан Гөлүсә Каюмова табылды. Фаил Камаев аңа кыйммәтле приз тапшырды. Гомумән, бәйгедә катнашучыларга бүләкләр зурдан иде. Бер вакыйганы әйтми мөмкин түгел, сайлап алу конкурсына да, финалга да чәкчәктән мәчет бинасы ясап килгән, узләренең авылында мәчет төзетү хыялы белән янган Игенче авылы остасы Гөлфирә Шәйхразиева морадына иреште: жюри рәисе ТР Дәүләт Советы депутаты, «Чаллы икмәге» акционерлык җәмгыяте генераль директоры, милли рухлы Рафаэль Юнысов Игенче авылында мәчет төзергә 100 мең сум күләмендә башлангыч мая вәгъдә итте.
Ай буе районны җанландырып яшәткән бәйге тәмам, әмма ул дәвамлы булачак. Чыгыш ясаган жюри әгъзалары да, район хакимияте башлыгы Фаил Камаев та гаять бай рухи күтәрелештә узган «Тукай районы чәкчәге» бәйрәменә дәвамлылык, озын гомер теләделәр. Шик юк, ул шулай булыр, чөнки бүгенге бу саллы чара үзенең яшәргә хокуклы булуын, гаять зур тәрбияви әһәмияткә ия икәнлеген күрсәтте.

Рафкать Бильданов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев