Якты юл
  • Рус Тат
  • Кабат яшьлеккә кайттык

    Авыл китапханәсендә комсомолның 100 еллыгына багышлап хатирәләргә бай, үзенчәлекле очрашу узды. Анда яшьлекләре пионерда, аннары комсомол сафларында үткән өлкән буын кешеләре җыелды. Узганнарны искә төшерү өчен «Комсомол чоры» дигән тирән эчтәлекле күргәзмә эшләнгән иде. Китапханә мөдире Тәнзилә Шәйхнурова комсомол узган данлы юл турында сөйләде, колхозда комсомол оешмасы башкарган эшләргә тукталды, төрле елларда комсомол оешмасын җитәкләгән кешеләрнең исемнәрен атады. «Безнең буын кешеләре өчен яшьлек елларының алты орденлы комсомол сафларында узуы үзе бер горурлык», – диде ул.

    – Комсомолга 7нче сыйныфта укыганда кердем. Аңа әзерләнү, район үзәгенә райком бюросына барулар, кулга комсомол билеты алу дулкынландыргыч вакыйга булып истә калган. Холкы яңа формалаша торган үсмер өчен бюро каршында илгә тугры хезмәт итәрлек чын кеше булырмын дип сүз бирү бик зур вакыйга, уйлап карасаң. Педагогия училищесында укыганда комсомол оешмасы эшенә муеннан чумдым. «Комсомол» дигән сүз генә дә гел алга әйди иде. Мәктәптә тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшләгәндә дә комсомол оешмасы зур таяныч буды. Йөкләмәләр алабыз, һәр комсомол үз башлангыч оешмасы алдында башкарган эшләре турында хисап тота, аннары мәктәп комсомол оешмасы секретаре партия оешмасы секретарена рапорт бирә. Бу чорны бик сагынып искә алам», – дип искә алды ветеран укытучы Зилә Халикова.
    Марсель Биктимеров та пионер, комсомол сафларында узган елларын ниндидер бер тыйнак горурлык белән сөйләде.
    – Мәктәптә генә түгел, югары уку йортларында да комсомол бик көчле иде. Халык хуҗалыгының мөһим объектларына шефлык итү, студентлар отрядлары оештырып җибәрү дисеңме... Әле анда алдынгыларны, инициативалы яшьләрне генә алалар. Техникумда укыганда комсомол оешмасын җитәкләдем. Әле спорт ярышлары оештырабыз, әле комсомол өмәләре, бәйрәмнәргә концертлар әзерлибез. Ул концерт белән оешмаларга барабыз. Авыл хуҗалыгы техникумы булгач, урып-җыю эшләрендә дә катнашабыз – комсомол-яшьләр бригадалары оештырабыз. Анда алган чыныгу югары уку йортында да, төрле җитәкче эшләрдә дә булышты.
    – Мин булмасам, кем булсын – комсомол безне әнә шулай фикерләргә өйрәтте. Төбәгебездә зур төзелеш башлангач, берничә классташым белән төзүчеләр әзерли торган училищега барып кердек. Диплом алып, Чаллыга кайтуга, безгә тулай торактан урын бирделәр. Төзелеш кайный, сафка керәсе объектларда әледән– әле өмәләр үткәрелә, без комсомоллар бит дибез дә, җиң сызганып барабыз. Комсомоллардан торган бригадалар оешты – ярышып эшлибез, без бизәүчеләр бригадасында. Ай, квартал йомгаклары буенча күчмә вымпел алган көн барыбыз өчен дә шатлык, чын бәйрәм булыр иде. Чынлап карасаң, яшьлектә алынган ул чыныгу, алга омтылу гомер буе озата килде безне», – дип сөйләде Рәзинә Нуруллина.
    Тәгъзимә Гыйззәтуллина ветеран укытучы, Татарстан Язучылар берлегенең шәрәфле әгъзасы Галимҗан ага Вәлиевның «Яшьлегебез сәхифәләре» китабыннан мәктәп комсомол оешмасының эшчәнлеге турында язмасын укыды. «Галимҗан абый комсомол оешмасы эше турында шулкадәр яратып, мавыктыргыч итеп язган. Шулкадәр дәрт белән, янып яшәдек бит без. Башкарган эшләр дә санап бетергесез, тынлагыз әле: «...Дәрестән соң кызлар мәктәпне юдылар, чистарттылар. Без малайлар, егетләр ишегалдын себердек, утынлыкны тәртипкә китердек. Укытучылар да безнең белән эшләде. Хәер, боларны ял дисәң дә була, бергә-бергә көлешә-шаярыша эшләве бик күңелле. Өйгә кайтып, бераз капкалагач – тагын мәктәпкә. Эш шулкадәр күп ки, борылырга да вакыт юк. Комсомол бәйрәмен үткәрәсе бар, аннан сон Октябрь килеп җитә, клубта куярга концерт әзерлисе... Чиреккә билгеләр чыгар вакыт та җитә, укуны да бераз «куасы» бар... Репетицияләр...»
    Хатирәләр яшьлек елларында яратып җырлаган комсомол җырлары белән аралашып барды. Юк, алар онытылмаган. Алар бит шулкадәр дәртле, якты... Ахырдан исә учак кабыздык.

    Фото Тәнзилә Шәйхнурова тарафыннан бирелде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: