Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авыл чаң суга – почтальон юк 

Күзкәй җирлегендә авыл җыены мәдәният йорты тулы халык белән үтте. Димәк, алар авыл тормышына, аның яшәешенә битараф түгел. Бер караганда, матур яшибез: һәр йорт газ белән җылытыла, су өйгә кергән, урамнар яктыртылган, кар яуган саен һәр урамны ялт итеп чистартып чыгалар, атнасына ике тапкыр, сәгате-минуты белән чүп машинасы килә, утның сүнеп торганы юк. Ләкин ашаган белми, тураган белә дигәндәй, авыл җирлеге башлыгы Эдуард Гәрәевның отчетын тыңлаганнан соң, боларның берсенең дә ансат кына барлыкка килмәвен аңлыйсың.

Авыл башлыгының хисап докладыннан күренгәнчә, дүрт авылга 254 мең сум үзара салым җыелган, дәүләттән өстәлгәч, барлыгы 1 млн 270 мең сум акча тупланган. Бу акчага ниләр эшләнгән? Күзкәй авылының Муса Җәлил урамына 130 метр тротуар салынган, Яңа Байларның Алмалы урамына 250 метрга чуер таш түшәлгән. Шуңа өстәп, 29 хуҗалык, үзара акча җыешып, Рамазан Җиһангиров ярдәмендә юл салганнар. Югары Байлар авылының Новая-1 урамына 150 метр юл салынган. Новая-2 урамындагы 14 хуҗалык, үзара берләшеп, өйләренә газ үткәргән. Эдуард Рәкыйпович авылның барлык тармагындагы эшчәнлеккә кагылды. 
Авылда «Ярыш» җитештерү берләшмәсе булу җирлек эшчәнлегендә дә, халыкны эш белән тәэмин итүдә дә зур таяныч. Рәсим Шәйхаттаров җитәкчелегендәге бу хуҗалык авыл халкы өчен күп эшли: авылны яшәтүдә, ел барышында уздырыла торган төрле бәйрәмнәрдә, әһәмиятле чараларда аның матди ярдәме нык сизелә. Яңа уңыш ашлыгын җыя башлауга ук пай җире хуҗаларына ашлык таратыла. Бүген авылда күпләп мал-туар, кош-корт асрау гадәткә керде.
– Хезмәт хаклары бик түбән булу сәбәпле, почтальоннар эштән китте һәм почтабыз ярым-йорты хәлдә эшләп азаплана, – дип, иң кискен проблемаларның берсенә тукталды докладчы. – Комсомол, Яшьләр, Бакчалы урамнарындагы йортларга газ кертү мәсьәләсе күп еллар чишелеш тапмый. Проблема акчага килеп терәлә. Кайбер урамнарда юлларны ремонтлыйсы бар. Югары Байларда су челтәрен яңартырга кирәк. Кыскасы, тормыш бер урында тормый – һәрдаим хәрәкәттә булырга кирәк.
 Җыенда чыгыш ясаучылар да, урыннан сорау бирүчеләр дә күп булды. Почтаның ябылу хәленә җитүе иң кызу бәхәс тудырды. Авылда бит көндәлек басмаларны укырга ярата торган өлкән буын яши. Шуның өстенә, коммуналь хезмәтләргә түләү, пенсияләрне тарату кебек четерекле яклар да бар. Өлкән яшьтәгеләр түләү өчен күрше авылларга йөрергә мәҗбүр.
Шулай ук Югары Байларда пай җирләрен рәсмиләштерү проблемасы, су бәясенең нык кыйммәт булуы, чүп ташу машинасының графигын үзгәртеп, бәясен киметү мөмкинлеге һәм халыкны борчыган башка гозер-сораулар күтәрелде.
Ленар Авзаловны залдагылар бик озак трибунадан җибәрмәделәр. Һәр сорауга ул җентекләп җавап бирде, халык белән рәхәтләнеп сөйләште. Районда башкарылган эшләргә дә тукталып узды. Авыл кешесенең җанын көйдергәне – районда ташландык җирләр барлыкка килү. Ленар Гаязович андый җирләрнең байтагының әйләнешкә кертелүен, бу җәһәттән эш туктаусыз алып барылачагын җиткерде. Җиргә игътибар тагын да артачак, бу – төп юнәлеш, диде ул.
Җыенның күңелле мизгеле – авылны төзекләндерүгә зур өлеш керткән Морат Сираев, Нәкыйп Вәлиевка район хакимиятенең Мактау кәгазьләре, Альберт һәм Гүзәл Шәриповларга авыл җирлегенең Рәхмәт хаты һәм бүләкләр тапшырылды. Актив ветеран-спортчыларыбызга көтелмәгән бүләк ясалды – аларга рамкаларга урнаштырылган күмәк фотолары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев