Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Милли ризык бәйгесе күңелне кузгатты

«Якты юл» газетасының чәкчәк пешерү осталары ярышы үткәрәчәге турындагы игъланын укыгач, аптырадым да, сөендем дә. Аптырадым – каләм осталары бәйгесе булса бер хәл иде, сөендем – чөнки ул осталар газетабыз укучылары бит. Осталыкларын күрсәтсәң начармыни?! Элек тә төрле иҗат конкурслары күп булды, әмма мондый һөнәри чараның үткәрелгәне юк иде әле. Афәрин, журналистлар! 

Моннан 42 ел элек ул чагында бөтен төбәккә бердәнбер татар газетасы булып оешкан иде «Якты юл». Газетаның беренче санын әзерләгәндәге дулкынланулар һәм типография буявы исе килеп торган беренче саннарын кулга алулар күңелдә мәңге онытылмаслык якты хатирә булып саклана. Бөтен күңелемне, йөрәк җылымны биреп, иҗатта янып, газета белән бергә 42 ел гомерем үтте. Газиз ул басма миңа, баламдай якын. Шуңа күрә бу бәйрәмгә килгәч, күңелем кузгалды, истәлекләр яңарды. Газетаның һәр санын, һәр сулышын күзәтеп барам, яшь каләмдәшләремнең уңышларына сөенәм. Шулкадәр озын юлда без дә укучыларыбыз өчен төрле чаралар үткәрдек, иҗат бәйгеләрендә дипломнар, призлар алдык. Мин хатлар бүлеген җитәкләдем. Һәр авылга барып, мәдәният йортына халыкны җыеп, «Ачык хатлар» көне уздырулар истә, һәр авылда 4-5 штаттан тыш хәбәрчебез булуга ирештем. Аннары «Хәбәрчеләр мәктәбе» оештырдык. Ул чагында конверт белән көненә ким дигәндә 10-15 хат килер иде. Хәзер интернет аша аралашабыз. Заман бүтән, җәмгыять башка. Газетаны эшләп, укучыга җиткерү технологиясе тамырдан үзгәрде. Кулга алуы ук күңелле аны, эчтәлеге дә башка. Һәр санда күпме мәгълүмат җыеп чыгаралар безнең журналистлар, сайтта күпме яңалык, күпме кызыклы язмалар!
Инде менә дөньяга танылган милли ризыгыбыз – чәкчәк пешерү осталары бәйгесе. Билләһи, күңелне актарып атты ул. Сайлап алу турында шулкадәр кеше катнашыр дип уйламаган идем. Әйтерсең лә, бөтен район купкан. Күпме осталарыбыз һөнәрләрен күрсәтергә килгән! Чәкчәктән берсеннән-берсе оста итеп эшләнгән композицияләрне хәйран калып, сокланып карап йөрдек. Иң оста чәкчәк пешерүчеләрне финалга сайлап алу жюрига бик җиңел булмагандыр. Чәкчәк осталары белән сөйләшеп тә алдым. Күбесе: «Җиңәргә дип түгел, башкалардагы яңалыкларны күрергә, нәрсәгәдер өйрәнергә, осталар белән аралашырга, киңәшләшергә дип килдем», – диде. Башлыча алар «Якты юл»ны укучылар икән, газета турында фикерләрен дә әйттеләр.
Күңелгә хуш килмәгән бер нәрсәне дә әйтми кала алмыйм: жюри чәкчәктән эшләнгән композияләргә аерым игътибар бирмәде. Ә бу исә үзе бер зур иҗат җимеше.
Җыеп кына әйткәндә, сайлап алу бәйгесе, минемчә, күпләрдә камиллеккә омтылу, эзләнү хисләрен яңартты, район осталарына үзара аралашу мөмкинлеген тудырды. Бүгенге матавыклы тормышыбызда бу бик кирәкле фал.

Заһидә НӘБИУЛЛИНА,
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев