Эльвира Абдуллина автор яңалыклары
-
Авыл җирлекләрен – «энә күзеннән»
Районда авыл җирлекләре эшчәнлеген бәяләү стандартлары булдырыла. Алар авыл халкы яшәешенең күрсәткече дә булып тора. Әлеге стандартлардан чыгып, авыл җирлекләренең рейтингы да төзеләчәк. Бәяләү критерийларына килгәндә, алар түбәндәгечә: документларның тәртиптә булуы, үзара салым хисабына башкарылган эшләр, юллар, зиратлар, социаль-мәдәни объектлар торышы, салым түләнеше, халыкның эш белән тәэмин ителеше. Игътибар үзәгендә – шәхси ярдәмчел хуҗалыклар перспективасы. Бәяләү системасын кертү буенча беренче семинар Иштирәк авыл җирлегендә узды.
-
Сәүдә культурасына өйрәник
Җил, буран. «Төзүчеләр» стадионы каршындагы мәйданчыктан тирә-юньгә дәртле җырлар ишетелә. Биредә – чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе.
-
Районда бала хокуклары ничек яклана?
Җомга көнне районга республикада балалар хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина килде. Ул Татарстан прокуроры урынбасары Юлия Наумова, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина һәм балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясенең җаваплы сәркатибе Илсөяр Гарифуллина белән берлектә район хакимияте бинасында халыкны кабул итте, районның ике мәктәбендәге шартлар белән танышты. Эшлекле сәфәр балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау буенча район комиссиясенең киңәйтелгән утырышы белән тәмамланды.
-
Эш башлаучы кооперативларга дәүләт ярдәм итәчәк
Тукай районы хакимиятендә авыл эшмәкәрлеген үстерү темасына ачыктан-ачык сөйләшү узды. «Алгарышлы» сессиядә республиканың 14 районыннан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, сәүдә итү, җәмәгать туклануы өлкәсе, крестьян-фермер, шәхси ярдәмче хуҗалык вәкилләре катнашты. Суз республикада куллану кооперативлары оештыруның мөмкинлекләре турында барды.
-
Бер уч җир дә әрәм булмасын
«Гигант» хуҗалыгында узган семинар-киңәшмәдә хуҗалык җитәкчеләренә тагын бер кат шул турыда искәрттеләр.
-
Өлкәннәр дә Интернетсыз яши алмый
Районда өченче ел рәттән өлкәннәр өчен компьютер курслар эшли. Аларны Россия Пенсия фондының район бүлеге белән бергә РФ Пенсионерлар союзының райондагы бүлекчәсе оештыра. «Өченче буын университеты» проекты кысаларында районның йөзгә якын пенсионеры компьютер серләренә төшенде.
-
Иштирәк авылында заманча күпфункцияле үзәк
Иштирәк авылында зур вакыйга – күпфункцияле үзәк файдалануга тапшырылды. Мөһим социаль объект ачылу тантанасында ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов катнашты.
-
Юллар, яктырткычлар үзара салым акчасына
18 ноябрь көнне Татарстан авылларында үзара салым җыю буенча референдум узды. Һичшиксез, үзара салым дәүләт программасының нәтиҗәсе тормышка ашырылган проектларда күренә. Әлеге программа кабул ителгән көннән бирле авыл җирлекләрендә мөһим эшләр башкарылды: юллар төзекләндерелде, урамнар яктыртылды, зиратлар тәртипкә китерелде һәм башкалар. Шуңа күрә референдумда катнашучылар ел саен күбәя бара. Баштарак ышанмый караучылар да, сайлау участокларына килеп, үзара салымны яклап тавышларын бирәчәк.
-
«Гигант» хуҗалыгы тәҗрибә уртаклаша
«Гигант» хуҗалыгында семинар-киңәшмә узды.
-
Ярминкәләр дәвам итә
Алдагы ял көннәрендә дә Яр Чаллы шәһәренең «Төзүчеләр» стадионы алдындагы мәйданда авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак. Әйтергә кирәк, ярминкәләргә халыкның ихтыяҗы зур, монда кышка җитәрлек азык-төлек запасы алып була. Бу атнада Татарстан кулланучылар Җәмгыяте предприятиеләре сәүдә итәчәк. Узган ялларда безнең хәбәрчебез сәүдә барышын күзәтте. Иртәнге сәгать тугыздан, һава торышының шактый салкын булуына карамастан, продукция сатып алырга чират торучылар шактый. Иң мөһиме – товарларга кытлык юк.
-
Казаклар авылы халкы: «Олы жирдән аерылган утрауда яшәгән сыман хис итәбез үзебезне»
«Кышка таба юлны актарып, күперне сүтеп аттылар», «дөньялыктан аерылдык», «авыл халкына йөрер юл калмады» дигән зарлану сүзләрен соңгы арада Казаклар авылы халкыннан еш ишетергә туры килә. Моның сәбәбе булып авыл халкы йөри торган юлда һәм күпердә башланган зур ремонт эшләре тора. Ни өчен төзелеш эшләре сөенечтән көенечкә әверелгән? Әлеге сорауга җавап эзләп һәм бу күренешне үз күзләребез белән күрер өчен Казаклар авылына юл тоттык.
-
Автобуска элеккеге кебек резин итек киеп түгел, туфлидән чыгабыз хәзер
Үзара салым җыю районда биш ел рәттән дәвам итә. Билгеле булганча, һәр авыл җирлеге үзара салымның күпме суммада җыярга икәнен авыл җыеннарында хәл итә һәм аны нинди максатларга тотарга икәнен дә уртак сөйләшәләр. Тиздән, 18 ноябрьдә, халык шушы акчаны тапшырыргамы яки юкмы икәнен хәл итә, ягъни үз тавышын бирә. Ил төкерсә, күл була, дип юкка әйтми халык. Җыелган акчаның 1 сумына дәүләттән тагын 4 сум өстәлүе дә кесәгә олы файда дигән сүз.
-
Районда беренче тапкыр көрәш буенча укыту-тренировка җыеннары оештырылды
Шушы көннәрдә «Балкыш» лагере базасында көрәш буенча укыту-тренировка җыеннары узды. Әйтергә кирәк, әлеге спорт төре буенча мондый җыеннар районда беренче тапкыр уздырыла. Чарада районның төрле авыл җирлекләреннән көрәш спортына сәләтле булган 13-15 яшьлек 21 егет катнашты. Алар жиде көн дәвамында тәҗрибәле тренерлар җитәкчелегендә милли көрәшнең асылына төшенделәр, физик яктан үсеш алып, гыйнвар аенда үтәчәк республика беренчелегенә әзерләнделәр.
-
Үзара салым – үзебез өчен
Билгеле булганча, 18 ноябрь көнне районның авыл җирлекләрендә үзара салым җыю буенча референдум узачак. Авыл халкының үзара салым акчасы нәтиҗәсендә юллы булулары, зиратларны төзекләндерүләре, урамнарның яктыртылуы, суүткәргечләрнең яңартылуы һәм башка шундый күләмле эшләр башкарылуы турында сөенеп сөйләгәннәрен еш ишетәбез. Димәк, үзара салым җыюга халык акрынлап ияләшә бара дигән сүз.
-
Игелекле эштә узган гомер
Колхоз эшендә намуслы хезмәт куйган, шулай ук 35 ел дәверендә тернәкләндерү мәктәбендә укытучы булып эшләгән Хаҗәр Фатих кызы Шакированы Теләнче Тамак авылында белмәгән, хөрмәт итмәгән кеше юктыр.